Азнакаево
  • Рус Тат
  • Быел Азнакай игенчеләренә 404 сертификат тапшырылган

    Азнакай районында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр. Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшыру да матур традициягә әйләнде. Быел бу чорда 313 мең сумлык 404 сертификат тапшырылган. Шуның 264е комбайнчыларга (1әр мең сумнан) һәм аларның ярдәмчеләренә (500 сум) бирелгән. Мондый бүләккә кырдан ындыр табагына һәм иген кабул...

    Азнакай районында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр. Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшыру да матур традициягә әйләнде. Быел бу чорда 313 мең сумлык 404 сертификат тапшырылган.

    Шуның 264е комбайнчыларга (1әр мең сумнан) һәм аларның ярдәмчеләренә (500 сум) бирелгән.

    Мондый бүләккә кырдан ындыр табагына һәм иген кабул итү пунктларына ашлык ташучы машина йөртүчеләр (63 сертификат) урак чорында зур ярдәм күрсәткән ветераннар (35) мәктәп укучылары (42) да ия булды.

    Район җитәкчеләренең басуларга үзләре үк килеп, олы рәхмәт сүзләре белән бүләкләр тапшыруы - игенче өчен олы мәртәбә, куаныч ул.

    Фото aznakayevo.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: