Азнакаево
  • Рус Тат
  • Балтач авылында "Акрын чишмә"не ачу тантанасы булды

    Балтач авылында чишмә ачу тантанасы булды. Авыл халкын муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл җирлеге башлыгы Нәфис Әхмәтов котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. "Акрын чишмә"не төзекләндерүдә җирле эшмәкәр Илгиз Хәбипов башлап йөргән. Аңа бертуганы Нияз һәм Гөлфия Абдуллина, авылдашлары: Атлас Гарипов, Хаҗиевлар гаиләсе һәм башкалар кушылган. Бу көнне зур...

    Балтач авылында чишмә ачу тантанасы булды. Авыл халкын муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл җирлеге башлыгы Нәфис Әхмәтов котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. "Акрын чишмә"не төзекләндерүдә җирле эшмәкәр Илгиз Хәбипов башлап йөргән. Аңа бертуганы Нияз һәм Гөлфия Абдуллина, авылдашлары: Атлас Гарипов, Хаҗиевлар гаиләсе һәм башкалар кушылган. Бу көнне зур самавырда саф чишмә суыннан кайнаган чәй белән сыйланып, уйнап-көлеп авыл халкы рәхәтләнеп бәйрәм итте. Чишмә - балтачлылар өчен беседкалы һәм башка уңайлыклары булган бик ямьле ял итү урынына әверелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: