Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Баланы мәктәпкә җыйганда нинди рюкзак сайларга?

Мәктәпкә йөри торган балаларны карап торсаң, алар үзләреннән дә зур рюкзаклар тагып йөриләр. Бала өчен зыянлы түгелме соң ул? 

Кайбер очракларда балага рюкзак тагып йөрү файдалы да булырга мөмкин. Иң мөһиме, балага рюкзак сайлаганда игътибарлы булырга кирәк. Аны баланың буена Һәм авырлыгына карап алырга тырышыгыз. Ул артык зур да, кечкенә дә булмасын. Рюкзакның авырлыгы гәүдә авырлыгының 10% тәшкил итә. Мәсәлән, баланың гәүдә авырлыгы 22-25 кг булса, рюкзакның авырлыгы 2,2-2,5 кг артмаска тиеш.
 Эчендәге бүлемнәре берничә булса яхшы. Китап, дәфтәр өчен аерым, ә пенал, буягычлар өчен аерым булса әйбәт. Шулай ук сулы шешә куя торган бүлеме булса да начар түгел. Хәзер күп ата-ана ортопедик аркалы, каеш һәм тоткалары стабилизаторлы, янып тора торган маяклары һәм башка өстәмә уңайлыклары булган рюкзакларга өстенлек бирә. Әлбәттә, рюкзакның ышанычлылыгы һәм иминлеге — иң мөһиме. Әмма рюкзакның тышкы күренеше дә бик зарури. Балага аның белән уку елы дәвамында йөрергә туры киләчәк һәм күзне сөендерми торган төсләр укучыга көн саен кәефне бозачак. Шуңа баланы үзен кибеткә алып баруны киңәш итәбез. Укучы ничә яшьтә булуга карамастан, букчаны сайлап алу турындагы хәлиткеч сүз аның булачак хуҗасы булып калсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев