Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның “Таллы Бүләк” АХҖКнда семинар узды

    Элек-электән кешенең йортына кергәч, иң беренче итеп малларның исәнлеген сорап, хәлен белешү бабаларыбыздан килгән иң күркәм гадәткә әверелгән. Чөнки терлеге булганның, тормышы түгәрәк, имин булган. - Без - авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре, халкыбызның табыннары муллыгы өчен зур җаваплылык тоеп, бөтен булган резервларны кулланып, тырышып эшләргә бурычлы. Терлекчелек - элек-электән кешелекне...

    Элек-электән кешенең йортына кергәч, иң беренче итеп малларның исәнлеген сорап, хәлен белешү бабаларыбыздан килгән иң күркәм гадәткә әверелгән. Чөнки терлеге булганның, тормышы түгәрәк, имин булган.

    - Без - авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре, халкыбызның табыннары муллыгы өчен зур җаваплылык тоеп, бөтен булган резервларны кулланып, тырышып эшләргә бурычлы. Терлекчелек - элек-электән кешелекне туендыручы, яшәтүче булган. Базар икътисадының кырыс шартларында хуҗалыкны, авылны тотып торучы төп тармак булуын онытмыйк! - дип җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов семинарда. Һәм ул өстәлләребез муллыгы өчен елның 365 көнендә тоташтан фидакарь хезмәт куючы терлекчеләргә олы рәхмәтен белдерде. Аның теләкләренә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов та кушылды.

    Семинардагылар "Таллы Бүләк" АХҖКнда булып, терлекчелек фермалары белән таныштылар. Биредә тәҗрибә уртаклашырга җирлек зур. Хуҗалыкта терлекләрнең баш саны ишәйтелә барып, продукция җитештерү үсә. Бер сыердан уртача 13 әр кг. сөт савып алалар. Ныклы азык базасы булдырылган, нәсел эшенә аеруча зур игътибар бирелә. Биредә терлекләрдә лейкоз авыруына чик куйганнар. Тәҗрибәле хуҗалык җитәкчесе Наил Мотыйгуллинның, терлекчеләрнең кайгыртучан карашын фермаларга килеп керүгә үк тоясың. Фермадан - ферма, тирес исе килмәсен икән инде! Семинардагыларны иң шаккатырганы да шул булды. Бозаулар чип-чиста, җылы, йомшак түшәмәләр өстендә, яннарында ямь-яшел яфрак азык. Көр сыерлар саф һавада, чиста салам өстендә күшәп яталар.

    Болай булганда, яшәргә була! Мондый җитештерүчеләр булганда, райондашларыбызның табыннары мул булыр, "санкция", "кризис" кебек күренешләр куркытмас.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: