Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның Шәйхетдинов урамында ишегалды бәйрәме узды

    Җәйге тымызык кичләрдә шәһәребездә ишегалды бәйрәмнәрен уздыру матур традициягә әйләнде. Шундый бәйрәмнәрнең берсе "Квартал № 28" ТСЖга караган Шәйхетдинов урамы 5 нче йорт ишегалдында узды. Мәйдан әниләре күтәргән бәбиләрдән башлап әби-чәби, бабайлар, яшь-җилкенчәк, бала-чаганы - һәммәсен үзенә җыйган бүген. Кайбер кечкенә авылларның Сабан туенда да бу кадәр халык җыелмыйдыр ул....

    Җәйге тымызык кичләрдә шәһәребездә ишегалды бәйрәмнәрен уздыру матур традициягә әйләнде. Шундый бәйрәмнәрнең берсе "Квартал № 28" ТСЖга караган Шәйхетдинов урамы 5 нче йорт ишегалдында узды.

    Мәйдан әниләре күтәргән бәбиләрдән башлап әби-чәби, бабайлар, яшь-җилкенчәк, бала-чаганы - һәммәсен үзенә җыйган бүген. Кайбер кечкенә авылларның Сабан туенда да бу кадәр халык җыелмыйдыр ул.

    Бәйрәм чыннан да бик шәп оештырылган. Һәммә кешегә шөгыль бар. Бала-чагаларның берләре батутларда сикерә, икенчеләре клоун, әкият геройлары белән төрле уеннарда уйный, шаян малайлар футбол тибә, өлкәннәр волейбол уйный. Ул арада төрле кызыклы уеннар: "балык тоту", зур гәлүш киеп йөгерү, чүлмәк вату... башланып китте. Бәйрәмгә хәтта атлар да килгән. Бала-чага "бахбай"ларга утырып урам әйләнде.

    Ә халыкның күпчелеге сәхнә алдына җыйналган. Монда инде бәйрәм башланганчы ук районыбыз һәм күрше шәһәрләрдән килгән "сандугачлар" сайрый башлаган иде. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин халыкны бәйрәм белән котлап, район үсешенә зур өлеш керткән кварталда яшәүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. Аның теләкләренә "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Наил Вәлиев, ТСЖ җитәкчесе Марат Солтанов һәм башкалар кушылды. Фидакарь торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә, актив яшәүчеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлбәттә, бәйрәмдә ишегалдының иң өлкән, иң кечкенә гражданнары, алтын туйларын үткәрүчеләр, сугыш ветераннары да билгеләнеп үтте. Хәтта иң яшь пенсионер, иң яшь хезмәткәр дә игътибар үзәгеннән читтә калмаган.

    - Азнакайда 57 ел яшим инде. Шәһәребезнең шулай чәчәк атуын, җитәкчеләребезнең бу кадәр үк кайгыртучанлыгын күргән юк иде, - ди Рәфыйка апа Хикмәтуллина.

    Тимерне кызуында сугарга яратка Рәфыйка апа бу юлысы да эшне тиз тотты. Балаларның мәктәпкә бара торган тротуарында бер 50 метрлап арага асфальт түшәргә кирәк иде, дип гозерен белдерде.

    - Эшләрбез! - диделәр җитәкчеләр.

    Әлеге бәйрәмнәр җитәкчеләр белән очрашып, булган гозерләреңне җиткерергә дә мөмкинлек тудыра әле ул. Менә бит санаулы гына минутлар эчендә бер игелекле эшкә юл салынды. Ә безнең җитәкчеләр ышандырса, үтәми калмый ул.

    Биредә яшәүчеләр арасында да талант ияләре юк түгел. Әнә ветераннар Фәрәгать ага белән Әдип агалар гармунда моңлы көйләрне сиптерәләр. Берләре дәртле көйләргә шартлап биергә чыга. Кул эшләре, аш-су осталары да күп биредә. Аларның һәммәсе буенча жюри урыннар билгеләде. Ул арада зу-у-у-ур казанда пылау пеште. Тәмле ризыктан һәркемгә авыз итәргә мөмкин иде. Бәйрәм караңгыгача дәвам итте. Яшәгән җиребез матур, төзек, туган җиребездә иминлек булганда бәйрәм итүләре дә күңелле шул.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: