Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның иҗтимагый советы район форумына әзерләнә

    Бүген иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Күптән түгел Казанда иҗтимагый оешмаларның өченче форумы булган иде. Анда районыбыздан 7 делегат катнашты. Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Лилия Әхмәдишина форумнан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге буенча анда Азнакай уңай яктан билгеләп үтелгән Секция утырышларында азнакайлылар күп чыгыш ясаган, Балалар Думасы, парапланеризм...

    Бүген иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Күптән түгел Казанда иҗтимагый оешмаларның өченче форумы булган иде. Анда районыбыздан 7 делегат катнашты. Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Лилия Әхмәдишина форумнан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге буенча анда Азнакай уңай яктан билгеләп үтелгән Секция утырышларында азнакайлылар күп чыгыш ясаган, Балалар Думасы, парапланеризм буенча «АзФлай», «Бишек җыры» кебек проектлар зур кызыксыну уяткан. Форумга тәкъдим ителгән проектларның барысы да махсус чыгарылган җыентыкка кертелгән. Совет рәисе Әнәс Исхаков белдерүенчә, сентябрь башында Азнакайда районның барлык иҗтимагый оешмалары катнашында форум үткәреләчәк. Ул иҗтимагый советның халыкка хезмәт итәргә тиешлеген ассызыклап, активрак эшләргә чакырды.

    Эшлекле сөйләшүдән соң совет әгъзалары районыбыз чишмәләренең торышы белән танышырга юл алдылар. Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр буенча мондый рейдлар җәй аенда гына да дүртенче тапкырын үткәрелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: