Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның 5 оешмасында житәкчеләр алышынды

    Мансур Гомәр улы Фәсхетдинов "Престиж-Агро - Азнакай теплица хуҗалыгы" ҖЧҖнең башкарма директоры итеп билгеләнде. Ул 1979 елда Аксубай районында туган, 2001 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен, 2006 елда агробизнес кадрлары әзерләү институтын тәмамлаган. Әлегә кадәр "Престиж" ҖЧҖ генераль директорының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән. Хәзерге вакытта "ПрестижМед" ҖЧҖ генераль...

    Мансур Гомәр улы Фәсхетдинов "Престиж-Агро - Азнакай теплица хуҗалыгы" ҖЧҖнең башкарма директоры итеп билгеләнде. Ул 1979 елда Аксубай районында туган, 2001 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен, 2006 елда агробизнес кадрлары әзерләү институтын тәмамлаган. Әлегә кадәр "Престиж" ҖЧҖ генераль директорының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән. Хәзерге вакытта "ПрестижМед" ҖЧҖ генераль директоры вазифасын да башкара.

    Илдар Әнсар улы Динмөхәммәтов Азнакай сәнгать мәктәбе директоры итеп билгеләнде. Ул 1962 елда районыбызның Сәпәй авылында туган, 1993 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Әлегә кадәр районның мәдәният өлкәсендә хезмәт куйды, соңгы берничә елда КФХ белән идарә итте.

    Илмир Аманулла улы Абдуллин Урсай авыл биләмәсе башлыгы итеп билгеләнде. Ул 1967 елда Азнакай районының Мөслим авылында туган, 1980 елда Бөгелмә индустриаль педагогик техникумын тәмамлаган, әлегә кадәр "Нефтетранс" ҖЧҖндә механик булып эшләгән. Урсай авыл биләмә Советы депутаты.


    Ринат Хәсән улы Мәһдиев Чалпы авыл биләмәсе башлыгы итеп билгеләнде. Ул 1958 елда туган. Югары партия мәктәбен тәмамлаган. Район хакимиятендә, оешма-учреждениеләрендә җитәкче урыннарда эшләде. Соңгы вакытта "Азнакай" агрофирмасы рәисе урынбасары вазифасын башкарды.

    Илшат Замир улы Галиуллин Азнакай нефть кудыру станциясе начальнигы итеп билгеләнде. Ул 1960 елда Башкортстанның Туймазы районында туган, 2002 елда Уфа дәүләт нефть-техник университетын тәмамлаган. Әлегә кадәр "Дальненефтепровод" ҖЧҖ идарәсенең БПО начальнигы булып эшләгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: