Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның мәктәп директоры Төркиядә катер суга бату нәтиҗәсендә һәлак булган

Бүген, 3 ноябрьдә, Азнакайга кайгылы хәбәр килеп иреште. Төркиянең Аланья шәһәрендә диңгездә сәяхәт вакытында катер батып, Азнакай шәһәренең мөмкинлеге чикле балалар мәктәбе директоры Данияр Мөхитов һәлак булган.

Әлеге хакта мәгълүмат чараларына Анталья провинциясендә РФ консуллыгы вәкиле хәбәр иткән. Бу хәбәрне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да раслый. Шулай ук Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та Төркиядәге Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллегенә чыгып, әлеге кайгылы хәбәрнең дөреслеген раслады, хәзерге вакытта республика һәм район җитәкчелеге аның гәүдәсен туган җиренә кайтару буенча тиешле чараларны күрә.

Татарстанның Төркия Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары, якташыбыз Альберт Ялышев Данияр Мөхитовның гәүдәсен Азнакайга кайтару буенча барлык оештыру эшләрен үз өстенә алачагын белдерде.

Мәскәү вакыты белән 10 сәгатьләр тирәсендә бортында 32 туристы булган катер Аланья крепосте янындагы култыкта су асты кыяларына утыра һәм бата. Пассажирлар оператив рәвештә якындагы сайлыкка төшереләләр. Эзләү-коткару эшләре барышында баткан катерның трюмында 1983 елда туган Россия гражданинының гәүдәсе табыла.

Кызганычка каршы, ул үзебезнең Азнакай егете Данияр Мөхитов булып чыга. Данияр Җәмил улы Төркиягә ялга тормыш иптәше белән киткән. Алар тиздән кайтасы булган. Хатынының сәламәтлегенә куркыныч янамавы мәгълүм.

Мөхитовлар гаиләсендә ике бала үсә. Аларның олысына – 9, кечесенә 6 яшь.

Район җитәкчелеге Мөхитовлар гаиләсенең, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Данияр Мөхитовны коллегалары бары тик яхшы яктан искә алалар. 

Дамир Гыйләҗев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:

– Бик кайгылы, авыр хәбәр. Мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшләгән чагымда Данияр Җәмиловичны үзем эшкә кабул иткән идем. Гаять тырыш, тыйнак, итагатьле егет. Үз фәнен тирәнтен белүче укытучы һәм яхшы оештыручы, сәләтле җитәкче итеп күрсәтте үзен. Коллегалары белән дә, укучылар белән дә уртак тел таба белде. Аны министрлыкта да бик хөрмәт иттеләр, ул шулай ук район, мәгариф идарәсе җитәкчелеге арасында да зур ихтирамга лаек шәхес иде. Гаиләсе дә ипле, бар яктан үрнәк. Данияр Җәмилович безнең күңелләрдә шундый булып сакланыр. Гаиләсе, туганнарының тирән кайгысын уртаклашам. 

Зөлфия Гыйләҗева, Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчесе:

– Данияр Җәмилович бик яхшы педагог һәм җитәкче иде. Мөмкинлеге чикле балалар белән эшләү гаять зур җаваплылык таләп итә. Ул үз эшен балаларга бар йөрәген биреп башкарды. Безнең өчен зур югалту, – диде Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

Альберт Борһанов, академик, тарихчы, институтта белем биргән укытучысы:

Данияр Мөхитов – минем укучым. Ул Татар дәүләт гуманитар институтының тарих факультетын тәмамлады. Аны милләтебезнең иң асыл егетләренең берсе дисәң дә һич арттыру булмас: бай күңелле, күтәренке хисле, тыйнак, менә дигән гаилә башлыгы, тәрбияле, намуслы һәм зыялы кеше иде ул. Андый кешеләрне югалту аеруча авыр. Данияр Мөхитов тарих белән бик нык кызыксынды, Азнакайда узган төбәкчеләр конференцияләрендә дә бик теләп катнаша иде. Соңгы елларда ул җитәкләгән мәктәп өчен шатланып яшәдек. Аның бурыч-максатлары тагын да зуррак иде. Әле яшисе дә яшисе иде Даниярга... Бүгенге фаҗига – район гына түгел, республика өчен зур кайгы. Бөтен коллегалары исеменнән мәрхүмнең якыннарының авыр югалту кайгысын уртаклашам. Якташыбызның урыны оҗмахта булсын.

Фәрхәт Шәйхулов, “Маяк” газетасы редакторы, дусты, курсташы:

– Һәрбер үлем – бар кешелек өчен зур фаҗига. Ә яшәүнең кадерен белеп, эчтәлекле гомер кичергән һәм үзеннән якты истәлекләр калдырырлык итеп яшәгән кешенең үлеме – ул аеруча тетрәндергеч вакыйга. Данияр белән без курсташлар идек, студент елларында бергә тордык. Ул мәктәптә укыган вакытта ук мәдәни чараларда да актив катнашты, институтта да студентлар арасында уздырылган чараларда актив булды. Бик матур итеп балалайкада уйный, оста биюче иде. Югары белем алып, ул Кәкре Елгада тарих фәнен укытты, аннан укыту буенча директор урынбасары, директор булып эшләде. Соңгы елларда Данияр Мөхитов Азнакайда коррекцион мәктәпне җитәкләде. Тыйнак, гади, кеше белән уртак тел таба ала торган, бик тә тәрбияле, дөньяга киң карашлы, тирән фикерле һәм төпле акыллы шәхес, талантлы кеше булып хәтердә калыр дустыбыз. Барлык группадашлар исеменнән әнисенең, туганнарының, гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Аның турында истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев