Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлыларны чүлмәк сайларга өйрәттеләр

    Гөлнең тиешенчә үсүе, сәламәтлеге иң беренче чиратта чүлмәкне дөрес сайлаудан тора. Нинди генә матур чүлмәк алсагыз да, 1,5-2 елдан аны алыштырырга туры киләчәк. Күчерү өчен бер үлчәмгә зуррак чүлмәк алырга кирәк. Кайчакта чүлмәкләрне саннар белән тамгалыйлар, ул очракта бик җайлы. Тамгаланмаган очракта, яңа чүлмәккә искесе матрёшка кебек кереп утырырга тиеш....

    Гөлнең тиешенчә үсүе, сәламәтлеге иң беренче чиратта чүлмәкне дөрес сайлаудан тора. Нинди генә матур чүлмәк алсагыз да, 1,5-2 елдан аны алыштырырга туры киләчәк.

    Күчерү өчен бер үлчәмгә зуррак чүлмәк алырга кирәк. Кайчакта чүлмәкләрне саннар белән тамгалыйлар, ул очракта бик җайлы. Тамгаланмаган очракта, яңа чүлмәккә искесе матрёшка кебек кереп утырырга тиеш. Шундук артык зур чүлмәккә күчерергә ярамый.

    Күп хуҗабикәләр гөлләргә балчык чүлмәк яхшырак дип саный. Ә чынлыкта балчыкның да, пластик чүлмәкнең дә үз өстенлекләре, кимчелекләре бар.

    Балчык чүлмәктә үсемлекнең тамырлары сулый. Әмма бу тышы ялтыратылмаган чүлмәккә генә кагыла. Махсус тышчалы балчык чүлмәкнең үзлеге барыбер пластикка якыная. Балчык чүлмәкләр матур. Әмма һава керү сәбәпле, мондый чүлмәктә туфрак тиз кибә. Шуңа балчык чүлмәкләр туфрак коры булуга түзем гөлләргә туры килә. Шуның өстенә анда туфрак тиз суына, температура үзгәрешләре сизгер булган гөлләрнең тамыр системасына зыян киләчәк. Балчык чүлмәкне икенче тапкыр кулланыр алдыннан хлор кушылган суда 1 тәүлек йогышсызландырырга кирәк.

    Туфрагы һәрвакыт дымлы булуга таләпчән гөлләргә пластик савыт яхшырак. Шуның өстенә пластик чүлмәкләр күпкә арзанрак та. Әмма пластикта дым туфракның өске катлавында гына парга әйләнә. Су күп сипкәндә, дым җыелу күзәтелергә, ә бу гөлләрнең тамыр системасы чирләренә китерә ала.

    Чыганагы http://mendeleevskyi.ru/l

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: