Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлыларга – бушлай юридик ярдәм

    24 июндә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Әлеге чара кысаларында бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны 8.00-10.00 сәгатьләрдә - ТРның Азнакай нотариаль округы нотариусы Гөлнур Низамова; 10.00-12.00 сәгатьләрдә - ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы вәкиле; 12.00-14.00 сәгатьләрдә - суд приставлары...

    24 июндә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

    Әлеге чара кысаларында бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны
    8.00-10.00 сәгатьләрдә - ТРның Азнакай нотариаль округы нотариусы Гөлнур Низамова;
    10.00-12.00 сәгатьләрдә - ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы вәкиле;

    12.00-14.00 сәгатьләрдә - суд приставлары федераль хезмәтенең Азнакай районы бүлеге җитәкчесе-өлкән суд приставы Максим Малышев;
    14.00-16.00 сәгатьләрдә - прокуратура вәкилләре кабул итү үткәрәчәк.
    Иҗтимагый кабул итү урыны түбәндәге адреста урнашкан: Солтангалиев урамы, 21 йорт (район-шәһәр Мәдәният йорты, 1 кат). Кабул итүгә алдан язылмасаң да була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: