Реклама
Балалар бакчасы өчен түләүнең бер өлешен компенсация рәвешендә кире кайтарып алу өчен ата-аналар гаризаны хәзер дәүләт хезмәтләре порталы аша да җибәрә алачак. 1 июльдән uslugi.tatarstan.ru порталында шундый мөмкинлек булдырыла. Социаль яклау органнарына барып тормый гына компенсация сорап гариза бирергә теләгән әти-әниләр esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында теркәлергә...
Балалар бакчасы өчен түләүнең бер өлешен компенсация рәвешендә кире кайтарып алу өчен ата-аналар гаризаны хәзер дәүләт хезмәтләре порталы аша да җибәрә алачак.
1 июльдән uslugi.tatarstan.ru порталында шундый мөмкинлек булдырыла. Социаль яклау органнарына барып тормый гына компенсация сорап гариза бирергә теләгән әти-әниләр esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында теркәлергә тиеш була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз