Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар, фитыр сәдакасын бирергә онытмагыз!

    Фи­тыр сә­да­ка­сы без­нең өм­мә­те­без­гә хас үзен­чә­лек бу­лып то­ра. Ул һиҗ­ри­нең икен­че елын­да - Ура­за бәй­рә­ме­нә ике көн ка­ла мәҗ­бү­ри бул­ган. Ал­ла­һы Тә­га­лә та­ра­фын­нан үтә­лер­гә ку­шыл­ган әле­ге гый­ба­дәт­нең хик­мә­те шун­да ки, әле­ге сә­да­ка­ны тү­ләү бе­лән без ура­за ва­кы­тын­да җи­бә­рел­гән ха­та-ким­че­лек­лә­ре­без­дән һәм ял­гыш­лык­ла­ры­быз­дан азат бу­лыр­быз, Ин­шә Ал­лаһ. Кемнәр бирергә тиеш? Әнәс би­не...

    Фи­тыр сә­да­ка­сы без­нең өм­мә­те­без­гә хас үзен­чә­лек бу­лып то­ра. Ул һиҗ­ри­нең икен­че елын­да - Ура­за бәй­рә­ме­нә ике көн ка­ла мәҗ­бү­ри бул­ган. Ал­ла­һы Тә­га­лә та­ра­фын­нан үтә­лер­гә ку­шыл­ган әле­ге гый­ба­дәт­нең хик­мә­те шун­да ки, әле­ге сә­да­ка­ны тү­ләү бе­лән без ура­за ва­кы­тын­да җи­бә­рел­гән ха­та-ким­че­лек­лә­ре­без­дән һәм ял­гыш­лык­ла­ры­быз­дан азат бу­лыр­быз, Ин­шә Ал­лаһ.

    Кемнәр бирергә тиеш?

    Әнәс би­не Мә­лик­тән кил­гән хә­дис­тә бо­лай ди­ел­гән: «Ра­ма­зан ура­за­сы җир бе­лән күк ара­сын­да эле­неп то­ра, һәм фи­тыр сә­да­ка­сын бир­гән­нән соң гы­на ул күк­ләр­гә аша­чак» (Имам Дай­ла­ми). Фи­тыр сә­да­ка­сын мө­сел­ман бул­ма­ган­нар­дан һәм фә­кыйрь­ләр­дән тыш, бар ке­ше дә би­рер­гә ти­еш. Мө­сел­ман бул­ма­ган­нар бу сә­да­ка­ны үз­лә­ре ка­ра­ма­гын­да бул­ган мө­сел­ман­нар өчен тү­ләр­гә ти­еш.

    Фә­кыйрь­ләр - үз­лә­ре­нә һәм га­и­лә­лә­ре­нә ашар­га ри­зык­ла­ры җит­мә­гән ке­ше­ләр. Ри­зык бер бәй­рәм кө­не­нә җи­тәр­гә ти­еш (бәй­рәм та­бы­ны исәп­кә алын­мый). Ти­еш­ле ри­зык кү­лә­ме һәр га­и­лә әгъ­за­сы­на 1 мүдд яр­ма хи­са­бын­нан исәп­лә­нә (1 мүдд = 650 грамм). Әгәр дә ке­ше фа­тир­га ке­реп яшә­гән өчен тү­ли икән, бу йорт­та яшәп то­рыр­га ки­рәк бул­ган ак­ча­дан фи­тыр сә­да­ка­сы тү­лән­ми. Ка­рау­чы­сыз йө­ри ал­ма­ган һәм та­биб­лар яр­дә­мен­нән баш­ка то­ра ал­ма­ган сыр­хау ке­ше­ләр - та­биб­лар­га, ка­рау­чы хез­мә­те­нә һәм да­ру­лар өчен тү­ләр­гә ти­еш бул­ган ак­ча­дан фи­тыр сә­да­ка­сы тү­лә­ми­ләр. Бу­рыч­ла­ры бул­ган ке­ше­ләр, әгәр дә бу­рыч тү­ләү­не ки­чек­те­реп то­ра ала­лар икән, фи­тыр сә­да­ка­сын би­рер­гә ти­еш­ләр.

    Фи­тыр сә­да­ка­сы тү­ләү­нең шарт­ла­ры: мө­сел­ман бу­лу, ра­ма­зан һәм шәү­вәл ай­ла­рын­да исән-сау бу­лу. Ра­ма­зан ае­ның соң­гы кө­нен­дә ко­яш ба­е­гач ва­фат бул­ган ке­ше өчен фи­тыр сә­да­ка­сы би­ре­лә, ә ко­яш бат­кан­чы үл­гән ке­ше өчен би­рел­ми. Ра­ма­зан ае­ның соң­гы кө­нен­дә ту­ган һәм ко­яш ба­е­ган­чы исән бул­ган ба­ла өчен дә фи­тыр сә­да­ка­сы тү­лә­нә.

    Фи­тыр сә­да­ка­сын га­и­лә баш­лы­гы бар­лык га­и­лә әгъ­за­ла­ры һәм аның тәр­би­я­сен­дә бул­ган ке­ше­ләр өчен үзе­нең ке­ре­мен­нән тү­ли.

    Ире фә­кыйрь бул­са яки эш­лә­мә­сә, ә ха­ты­ны бай бул­са яки эш­лә­сә, ул үзе, ире һәм аның тәр­би­я­сен­дә бул­ган­нар өчен фи­тыр сә­да­ка­сын би­рә ала, әм­ма мәҗ­бү­ри тү­гел. Бу - ха­тын-кыз өчен сөн­нәт тә тү­гел. Ул те­лә­ге бу­ен­ча үзе өчен ге­нә яки га­и­лә­нең бер әгъ­за­сы өчен ге­нә дә тү­ли ала. Әгәр дә аер­ган ха­ты­ны йөк­ле икән, ире аның өчен зә­кят тү­ләр­гә ти­еш, чөн­ки ул ба­ла ту­ган­чы ха­ты­нын тә­э­мин итеп то­рыр­га (тәр­би­я­ләр­гә) ти­еш.

    Тол ха­тын­нар һәм ае­рыл­ган­нар өчен фи­тыр сә­да­ка­сын опе­ку­ны (кем­не дә бул­са опе­ка­га ал­ган ке­ше) тү­ләр­гә ти­еш. Әгәр дә опе­ку­ны бул­ма­са, үзе тү­ли. Ба­ла­лар өчен фи­тыр сә­да­ка­сын тү­ләү бу­ры­чы алар­ның ата­ла­ры яки га­и­лә­дә­ге баш­ка ир-ат­лар өс­тен­дә. Алар бу бу­рыч­ны үтә­мә­гән оч­рак­та да, фи­тыр сә­да­ка­сын ба­ла­лар өчен ха­тын-кыз тү­ләр­гә ти­еш тү­гел.

    Ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­лар­ның үз ке­ре­ме бул­са да, алар­дан зә­кят тү­лән­ми. Ир ба­ла ба­лигъ бу­лу­га, ул үзе өчен фи­тыр сә­да­ка­сын үз ке­ре­мен­нән тү­ләр­гә ом­ты­лыр­га ти­еш. Ан­дый мөм­кин­че­ле­ге бул­ма­ган оч­рак­та, бу бу­рыч га­и­лә­дә­ге баш­ка ир-ат­лар өс­те­нә тө­шә. Ха­тын-кыз­ның һәм аның ба­ла­ла­ры­ның опе­кун­на­ры бул­ма­ган оч­рак­та, бу бу­рыч аның ба­лигъ бул­ган һәм эш­ли баш­ла­ган өл­кән улы­на йөк­лә­нә.

    Кем­нәр­гә би­рер­гә була?

    Зә­кят­не үзең бе­лән бер җир­лек­тә яшәү­че ке­ше­ләр­гә би­рер­гә ки­рәк. Ул җир­лек­тә зә­кят та­ра­ты­лыр­га ти­еш­ле ке­ше­ләр бул­ма­са гы­на баш­ка җир­лек­тә би­ре­лә ала. Имам ки­ңә­ше бе­лән баш­ка авыл­га да кү­че­рер­гә мөм­кин.

    Фи­тыр сә­да­ка­сын 8 төр ке­ше­ләр­гә би­рер­гә бу­ла. Коръ­ә­ни-Кә­рим­дә Ал­ла­һы Тә­га­лә алар­ны са­нап үтә: «Сә­да­ка (зә­кят) Ал­лаһ­тан бер фа­рыз бу­ла­рак, ба­ры тик юк­сыл­лар­га, мес­кен­нәр­гә, (зә­кят эш­лә­рен баш­ка­ру­чы) йо­мыш­чы­лар­га, кү­ңел­лә­ре (Ис­лам­га) ят­кан­нар­га, (ирек­кә чы­гу өчен җан ат­кан әсир­ләр­гә) кол­лар­га, бу­рыч­ка бат­кан­нар­га, Ал­лаһ юлын­да көч са­рыф итеп, җи­һад­та кат­наш­кан­нар­га, юл­чы­лар­га би­ре­лер­гә ти­еш. Ал­лаһ ба­ры­сын да бик ях­шы бе­леп то­ру­чы һәм хик­мәт­ләр ия­се­дер». ("Тәү­бә" сү­рә­се, 60 нчы аять).

    Фи­тыр сә­да­ка­сын алыр өчен алар тү­бән­дә­ге шарт­лар­га ту­ры ки­лер­гә ти­еш­ләр:

    Ирек­ле (азат) һәм мө­сел­ман бу­лыр­га.

    Мот­та­либ һәм Ха­ши­мит нә­се­лен дә­вам ит­те­рү­че­ләр бул­мас­ка ти­еш.

    Үз акы­лын­да һәм ба­лигъ бу­лыр­га. Имам Нә­ва­ви исә ба­лигъ бу­лып та, на­маз укы­ма­ган ке­ше­гә сә­да­ка би­рер­гә рөх­сәт ит­мә­гән, ба­ры тик аның опе­ку­ны­на би­рер­гә куш­кан. Ба­ла­лар һәм үз акы­лын­да бул­ма­ган ке­ше­ләр­гә би­ре­лә­чәк сә­да­ка бе­лән дә эш­не шу­лай хәл итәр­гә ки­рәк. Әгәр дә опе­ку­ны бул­ма­са, ул бар­лык­ка кил­гән­че зә­кят тү­лән­ми. Лә­кин ба­лигъ бул­гач на­маз укый баш­ла­ган, соң­рак аны таш­ла­ган ке­ше­гә сә­да­ка би­ре­лә. Фа­сыйк­лар­га, әгәр дә алар аның яр­дә­мен­дә гө­наһ эш­ләр кыл­мый­лар икән, шу­лай ук сә­да­ка би­ре­лә ала.

    Сә­да­ка алу­чы­ның сә­да­ка­ны би­рү­че тәр­би­я­ләр­гә ти­еш бул­ган ке­ше бул­ма­вы (ата-ана­сы, ба­ла­ла­ры һ. б.) шарт. Бу фи­тыр сә­да­ка­сы бу­лып са­нал­мый, чөн­ки без алар­ны бо­лай да ка­рар­га ти­еш.

    Баш­ка ке­ше­нең ата-ана­сы һәм ба­ла­ла­ры­на сә­да­ка би­рү мәсь­ә­лә­се­нә кил­гән­дә, ике шарт бар: әгәр дә алар­га опе­кун­на­ры бир­гән җит­сә, фи­тыр сә­да­ка­сы би­рел­ми, җит­мә­сә - би­ре­лә, чөн­ки бу оч­рак­та алар фә­кыйрь­ләр рә­те­нә ке­рә. Фи­тыр сә­да­ка­сын сез тәр­би­я­ләр­гә ти­еш бул­ма­ган ту­ган­на­ры­гыз­га би­рү хә­ер­ле­рәк. Бу - әгәр дә алар зә­кят би­ре­лә ала тор­ган ке­ше­ләр исә­бе­нә ке­рә икән - эне­ләр, се­ңел­ләр, абый­лар, апа­лар һәм алар­ның ба­ла­ла­ры һ. б.

    http://shahrichalli.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: