Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайга кинәт суыклар җомга төнендә киләчәк

    Республика синоптиклары хәбәр итүенчә, Азнакайда Яңа ел киче җылы булачак. Температура 2-3 градус суык. Бераз кар яварга мөмкин. 1 гыйнварьда да һава торышы артык үзгәрмиячәк. 2 се генә суыта башлаячак. Ә менә кинәт суыклар җомга һәм шимбә төннәрендә килә. Температура 25-26 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык, томан булуы ихтимал. Азнакайда...

    Республика синоптиклары хәбәр итүенчә, Азнакайда Яңа ел киче җылы булачак. Температура 2-3 градус суык. Бераз кар яварга мөмкин.

    1 гыйнварьда да һава торышы артык үзгәрмиячәк. 2 се генә суыта башлаячак.

    Ә менә кинәт суыклар җомга һәм шимбә төннәрендә килә. Температура 25-26 градуска кадәр төшәчәк.

    Юлларда бозлавык, томан булуы ихтимал.

    Азнакайда көндезге температуралар 12-13 градус суык тәшкил итәчәк. Көннәр болытлы, явым-төшемсез.

    Раштуа бәйрәменә һава торышы стабильләшәчәк. Уртача температура 12-19 градус суык булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: