Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан Мөсәббиха Гыймадиева зенитчы булып хезмәт иткән

    Әти ягыннан әбием Мөсәббиха Гыймадиева 1918 елда дөньяга килә. Үсеп буйга җитеп, җиде классны Урсайда, унынчыны Чалпы мәктәбендә тәмамлый. Тәвәккәл, чая кызны ул чактагы авыл Советы рәисе Сабир ага Гыйләҗев күреп ала һәм сәркатип вазифасына ала. Сугыш башлангач, 1943 елда әбием үз теләге белән фронтка китә. Ул зенитчы булып хезмәт...

    Әти ягыннан әбием Мөсәббиха Гыймадиева 1918 елда дөньяга килә. Үсеп буйга җитеп, җиде классны Урсайда, унынчыны Чалпы мәктәбендә тәмамлый.

    Тәвәккәл, чая кызны ул чактагы авыл Советы рәисе Сабир ага Гыйләҗев күреп ала һәм сәркатип вазифасына ала.

    Сугыш башлангач, 1943 елда әбием үз теләге белән фронтка китә. Ул зенитчы булып хезмәт итә. Илгә Җиңү яулап, 1945 елда исән-сау туган якларына әйләнеп кайта. Авыл Советында сәркатип булып эшләвен дәвам итә.


    Әбием вафат инде. Без, оныклары, аның якты истәлеген бик кадерләп саклыйбыз, аның белән чиксез горурланабыз.


    Ләйлә Гатина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: