Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан Эльвира Камалетдинова “Татар кызы” конкурсының республика этабында икенче урынны яулады

    "Татар кызы" конкурсы республика чикләрен узып, Рәсәй күләменә күтәрелде. Матурлык һәм сәләт бәйгесендә Азнакай гүзәлләре дә сынатмыйлар. Быел Эльвира Камалетдинова республика этабында икенче урынны яулады. Ул районыбыз халкына җирле телеэкраннар аша яхшы таныш. Шулай ук хәйрия чаралары сценарийларын төзүче һәм алып баручы буларак та беләләр. Карамалы авылы кызы Казан дәүләт...

    "Татар кызы" конкурсы республика чикләрен узып, Рәсәй күләменә күтәрелде. Матурлык һәм сәләт бәйгесендә Азнакай гүзәлләре дә сынатмыйлар. Быел Эльвира Камалетдинова республика этабында икенче урынны яулады. Ул районыбыз халкына җирле телеэкраннар аша яхшы таныш. Шулай ук хәйрия чаралары сценарийларын төзүче һәм алып баручы буларак та беләләр. Карамалы авылы кызы Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Мәктәптә һәм студент елларында да мондый бәйгеләрдә еш катнашкан. Эльвира шигырьләр яза, бәйли, чигә, аш-суга оста, кыскасы, чын татар кызы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: