Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдагы “Карт” йортлар зур чыгымнар сорый

    Канализация торбасын чистартырга килгән эшчеләр, яшь гаилә торган бу фатирның ишегеннән керүгә үк сизелгән балык исеннән үк эшнең нидә булуын аңладылар: чүп савытына ыргытыласы балык башлары унитазга түгелгән. Мондый хәлләргә еш тарый шул алар. Әнә шулай кайбер илтифатсызларның чүпрәк, чүп-чар ташлавы аркасында гына да никадәр мәшәкать туа, чыгымнар түгәргә туры...

    Канализация торбасын чистартырга килгән эшчеләр, яшь гаилә торган бу фатирның ишегеннән керүгә үк сизелгән балык исеннән үк эшнең нидә булуын аңладылар: чүп савытына ыргытыласы балык башлары унитазга түгелгән. Мондый хәлләргә еш тарый шул алар. Әнә шулай кайбер илтифатсызларның чүпрәк, чүп-чар ташлавы аркасында гына да никадәр мәшәкать туа, чыгымнар түгәргә туры килә. ТСЖ хезмәткәрләре янына 5-6 кеше утырган АПТС машинасы килеп җитә, алар артыннан ук "Инженерлык челтәре" белгечләре... Канализациядән ниләр генә чыкмый: кием-салым, бала-чага уенчыгы, хәтта сыер итенең эре сөякләренә кадәр... "Универсал" ширкәтенең халык белән очрашу вакытында күтәрелгән проблемаларның берсе иде бу.

    Күпфатирлы йортлар ишегалларына куелган машиналар арасыннан кайчак җәяүлегә дә үтүе авыр, ә инде ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналарына туган киртәләрне әйтеп тә торасы юк. Янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Равил Хөсәенов ишегалларында машиналарны тәртип белән урнаштыру кирәклеген ассызыклады. Участок уполномоченные Рәфис Хәйретдинов шәһәрдәге, ширкәт урнашкан участоктагы оператив хәл торышы белән таныштырды. Экстремизм, мошенниклык очракларының булып торуын әйтеп, сак булырга чакырды. Шомафилар бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне үз кармагына тиз эләктерә, шуңа да балаларының, оныкларының аларга аеруча игътибарлы булуын сорады, кәрәзле телефоннан СМС-хәбәрләр аша да алданырга мөмкин булуын мисаллар белән аңлатты.
    ТСЖ җитәкчесе Элеонора Алчинаның хисап чыгышында узган елгы эшчәнлеккә тәфсилле анализ бирелде.
    2009 елның августында оешкан ширкәт карамагында 151694,22 квадрат метрлы 71 күпфатирлы йорт исәпләнә. 22 ишек алды, 17 подъезд җыештыручы, тулай торакның 4 вахтеры, малярлар, агач осталары һ.б.лар тарафыннан һәр көнне билгеләнгән тәртиптә тиешле хезмәт күрсәтелә, моңа техник контроль хезмәте күзәтчелек итә.
    Халыктан кергән һәр шикаять, тәкъдим-фикерләр язылып барыла, тикшерү нәтиҗәләре, үтәлеш халыкка даими җиткереп торыла. Узган ел шулай 132 язмача һәм 1293 телдән мөрәҗәгать кереп, аларның барсы буенча да тиешле чаралар күрелгән. Чүлмәк капкачыннан билгеле, диләр, йортларның да йөзе иң элек ишегалдының нинди булуыннан чыгып бәяләнә. ТСЖ коймаларны, балалар мәйданчыкларын, кер элү урыннарын тәртиптә тотуга, яңартып торуга зур игътибар бирә. Ишек алларын гөлбакча итү, яшелләндерү дә күз уңындагы мәсьәләләрнең берсе. Бу эшләрдә, территорияләрне асфальтлауда нефтьчеләрнең, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевнең, Азнакай шәһәр Советы депутаты Таһир Галимовның да зур ярдәме тигән. Ишегалды бәйрәме, Яңа елны каршылау, башка шундый халык җыеннарында район җитәкчеләре шулай ук ярдәм итеп, актив катнашып килә.
    Сүз дә юк, инде шактый еллар элек салынган, "картайган" йортларны карап, яшәртеп тору зур чыгымнар сорый. Бигрәк тә аларны кышкы чорга әзерләү мәшәкатьләре елдан - ел арта тора. Фатирларда җылылыкны тиешле температурада тоту өчен алдан чарасын күрү, ягъни торбаларны яңарту, чистарту, инженерлык челтәрен төзек тоту, подъездларны җылыту чарасын күрергә кирәк, түбә ремонты да хәзерге заманда зур чыгымнар сорый... Хәер, ширкәт башкарырга, контрольдә тотарга, тәэмин итәргә тиешле эш-мәшәкатьләрне санап чыкмалы гынамы соң?! 2013 елда ширкәт карамагына ике тулай торак тапшырылгач, кем әйтмешли, "коммунальщиклар"ның, чын мәгънәсендә, төн йокылары кача. Анда ниләр генә кыланмыйлар: эчеп сугышулар, унитазларны җимерү, су краннарын эштән чыгару дисеңме, шау-шу ясап башкаларның тынычлыгын җуйдыру...
    -Яхшылап та әйтеп карыйбыз, - ди ширкәт җитәкчесе, - полиция хезмәткәрләрен дә чакырырга туры килә, әмма бер аңламаганы, һаман аңламый, үзенчә яшәвен дәвам итә.
    Коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләргә карата да төрле чаралар кулланып карыйлар. Түләүләрне вакытында һәм тиешенчә кертү кирәклеген инде һәркем аңларга тиеш тә бит, югыйсә... Кибеттә дә бушка бер генә әйбер дә ала алмыйсың, ә ни өчен соң әле ут, су, газ белән, башка хезмәтләрне сиңа бушка яисә көтеп тору шарты белән тәэмин итәргә тиешләр?! Кайберләребез бу хакта уйламый да.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов районда узган ел башкарылган эшләр, алда торган бурыч-максатлар, бүгенге көн сулышы белән таныштырды. Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Марат Авзалов гомумйорт түләүләрендәге үзгәрешләр хакында аңлатты. 7нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Людмила Касыймованың чыгышы да файдага булгандыр.
    Очрашуда торак милекчеләренең үзләренең дә чыгышлары тыңланды. Шикаять белдерү, зар-моң түгү түгел иде бу, күбрәк тәкъдим-фикерләр әйтелде, туып торган проблемаларны бергәләп хәл итү юллары эзләнде.
    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: