Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Мәгъсүм Солтангировны район башлыгы котлады

    Азнакайда яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Мәгъсүм ага Солтангиров күптән түгел генә үзенең 88 яшен билгеләп үтте. Туган көне белән аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады, истәлек бүләкләре тапшырды. -Әй, энем, күрмәгәнне күрде инде яшьлектә безнең башлар, - дип башлады икәүдән-икәү генә калгач үзенең гомер хатирәләрен Мәгъсүм ага. -...

    Азнакайда яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Мәгъсүм ага Солтангиров күптән түгел генә үзенең 88 яшен билгеләп үтте. Туган көне белән аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады, истәлек бүләкләре тапшырды.
    -Әй, энем, күрмәгәнне күрде инде яшьлектә безнең башлар, - дип башлады икәүдән-икәү генә калгач үзенең гомер хатирәләрен Мәгъсүм ага. - Немецлар белән сугыш башланганда мин Мәлбагыш мәктәбендә укучы 15 яшьлек үсмер малай гына идем әле. Шулай булуга да карамастан, безнең чордашларга тиз өлгерергә туры килде. Беренче елны ук укуны ташлап, колхоз эшенә йөри башладык: игеннәрне җыеп алуда, ат җигеп җир сөрүдә, тырмалауда катнаштык. Аннары разнарядка буенча Казанга, фанердан "У-2" самолеты төзергә өйрәтә торган ФЗУга алып киттеләр. Авыл малае гомер күрмәгән шәһәргә, андагы ят эшкә күнегә ала ди мени инде: өч айдан качып кайттык. Әллә ничә тапкыр авыл Советына чакыртып үгетләп, куркытып та карадылар. Авылда да эш күп булганга, ир-егетләр җитешмәгәнгәдер инде, төрмәгә утыртмадылар тагын, тынычлыкта калдырдылар. Югыйсә, ул чорның законнары үтә дә каты иде.
    Шулай итеп, малайлыктан егетлеккә тиз күчәргә туры килә аңа. Колхоз алты бригадага бүленгән. Мәгъсүм эшләгәне гел хатын-кызлардан гына тора. Язын-көзен җир сөрәләр, тырмалыйлар, иген чәчәләр. Җәй азагында, көз башларында уңышын җыеп алалар. Кышын колхоз кирәк-яракларына, фермаларга ягарга урман кисәләр...
    1943 елның көзендә 17 яшьлек егетне Кызыл Армия сафларына чакыралар. Товар вагоннарына төяп, яшьтәшләре белән аны Ерак Көнчыгышның Амур елгасыннан ерак булмаган Слободный шәһәренә кадәр бер ай алып баралар. Яңа килүчеләрне анда полкларга бүләләр. Мәгъсүм Солтангиров аерым авыр артиллерия дивизионына эләгә. Бөек Ватан сугышының иң хәлиткеч елларында биредәге тәҗрибәле солдатларның күбесен фронтка - немецларга каршы бәрелешләргә алып киткән булалар. Шуңа да аларның частенда хезмәт иткән хәрбиләрнең яртысы яңа гына мыек чыга башлаган егетләрдән торса, икенче яртысы яшь кызлар була.
    1945 елның август башында аларның дивизионы, Амур елгасын кичеп, японнар басып алган Манчжурия җирләрен азат итәргә керә. Дошман сугышка ныклап хәзерләнгән, һәр карыш җирне хәрби ныгытмага әйләндергән. Совет гаскәрләре басымы астында чигенергә мәҗбүр булган самурайларның тау-таш араларындагы яшерен куышларда махсус калдырылган яхшы коралланган мордарлары (смертниклары) артиллеристларга да тынгылык бирми. Япон басып алучыларына каршы сугыш озакка бармаса да, хәрби операцияләр барышында күп кенә хезмәттәшләрен югалта Мәгъсүм.
    Әлеге кампания вакытында күрсәткән батырлыклары "Японияне җиңгән өчен" медале белән билгеләнгән рядовой Солтангировның хәрби хезмәте 1950 елда гына тәмамлана. Запаска җибәрелгән солдат, туган ягына да кайтып тормыйча, эшкә чакыру юлламасы буенча турыдан-туры Ярославль шәһәрендәге шин заводына юл ала. Биредә дә хезмәт вазифасы җиңелләрдән түгел. Хәер, кечкенәдән эшләп үскән, җиде ел армия сафларында чыныккан фронтовик егетне мондый авырлыклар гына куркытмый.
    -Яшьлек үзенекен иткәндер инде: смена буена арып-талып, кара корымга батып планыңны үтисең дә, тулай торакка кайтып бераз хәл алгач, бу якларга торф чыгарырга җибәрелгән якташ кызлар янына кичке уенга китәсең, - дип искә ала ул көннәрне ветеран.
    Биредә ул үзенең булачак хатыны - Сәпәй авылы кызы Рәйсә белән таныша. Озакламый уртак тормыш та корып җибәрәләр.
    Бу нефть сәнәгатенең Азнакай төбәгендә үсеш алган чаклары була. Әти-әнисе дә инде олыгаеп килә, аларга да ярдәм кирәк. Шул уйлар гаиләсе белән Мәгъсүмне туган авылы Мәлбагышка алып кайта. 1954 ел була бу. Шуннан алып, лаеклы ялга чыкканчы, районның нефть предприятиеләрендә эшли ул. Рәйсә ханым белән ике малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Инде хатыны да, уллары да вафат. Бүген ул үз куллары белән Азнакайда салган йортында балалары, оныклары тәрбиясендә яши.
    Наил АБДУЛЛИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: