Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының күчмә утырышы узачак

    Агымдагы елның март аеннан иҗтимагый совет гражданнар мөрәҗәгате белән эшен активлаштырды. Һәр атнаның сишәмбесендә 13.00-17.00 сәгатьләрдә район һәм шәһәр халкына консультацияләр бирелә. Шушы вакыт эчендә 16 гариза тикшерелеп, аларны хәл итү буенча мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына, район Советына, район һәм шәһәр башкарма комитетларына, мәгариф идарәсенә, торак-коммуналь хуҗалыгы оешмаларына җибәрелде....

    Агымдагы елның март аеннан иҗтимагый совет гражданнар мөрәҗәгате белән эшен активлаштырды. Һәр атнаның сишәмбесендә 13.00-17.00 сәгатьләрдә район һәм шәһәр халкына консультацияләр бирелә. Шушы вакыт эчендә 16 гариза тикшерелеп, аларны хәл итү буенча мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына, район Советына, район һәм шәһәр башкарма комитетларына, мәгариф идарәсенә, торак-коммуналь хуҗалыгы оешмаларына җибәрелде.

    17 июньдә Азнакайда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының күчмә утырышы узачак. Анда халыкның тормыш шартларын яхшырту буенча җирле үзидарә органнары һәм коммерцияле булмаган оешмаларның үзара эшчәнлеге мәсьәләләре тикшереләчәк. Шулай ук иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән "түгәрәк өстәлләр", коррупциягә каршы көрәш һәм профилактика буенча яшьләр активистлары белән эшлекле уеннар үткәрү, иҗтммагый оешмаларның эшчәнлеге белән танышу каралган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: