Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда һәр җинаятьнең өченчесе исерек баштан кылына

    Җирлегебездә сәрхүшләр тарафыннан кылынган җинаятьләрнең елдан-ел артуы ныклап борчылу өчен сәбәп. Мәсәлән, район эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча, бүген районда һәр җинаятьнең өченчесе исерек баштан кылына. Агымдагы елда алар катнашлыгында 52 җинаять теркәлгән, шул исәптән, 39 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Ә бит аларның 31е - җир җимертеп эшләрдәй әзмәвердәй адәм,...

    Җирлегебездә сәрхүшләр тарафыннан кылынган җинаятьләрнең елдан-ел артуы ныклап борчылу өчен сәбәп. Мәсәлән, район эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча, бүген районда һәр җинаятьнең өченчесе исерек баштан кылына. Агымдагы елда алар катнашлыгында 52 җинаять теркәлгән, шул исәптән, 39 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Ә бит аларның 31е - җир җимертеп эшләрдәй әзмәвердәй адәм, бишесе - балаларына ана назы бирергә тиеш булган хатын-кыз! Исерек килеш җәмәгать урыннарында йөргән кешеләргә карата төзелгән беркетмә саны белән танышсаң, чәчәләр үрә торырлык - 394. Бу көн саен якынча 4-5 сәрхүш полиция вәкилләре "кармагына эләгә" дигән сүз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: