Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе үткәрелә

    Һәр елны мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга булышлык йөзеннән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе үткәрелә. Быел районыбызда беренче сыйныфка 725 бала барачак. Шуның 192 се ярдәмгә мохтаҗ. Шулай ук 2-11 нче сыйныфлардагы 133 укучыга да уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк ителәчәк. Бүгенге көндә предприятие-оешмалар, эшмәкәрләр хәйрия фондына акча күчерүләрен дәвам итә. Портфельләр...

    Һәр елны мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга булышлык йөзеннән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе үткәрелә. Быел районыбызда беренче сыйныфка 725 бала барачак. Шуның 192 се ярдәмгә мохтаҗ. Шулай ук 2-11 нче сыйныфлардагы 133 укучыга да уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк ителәчәк. Бүгенге көндә предприятие-оешмалар, эшмәкәрләр хәйрия фондына акча күчерүләрен дәвам итә. Портфельләр алу өчен барлыгы 500 мең сум кирәк. 1 сентябрьдә һәр баланың йөзендә шатлык балкысын өчен азнакайлылар бу акциядә актив катнашыр дип өметләнәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: