Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда “Игътибар – балалар!” акциясе үза

    Кагыйдә буларак, балигъ булмаган балалар катнашындагы юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактлары мәктәпләрдәге каникул көннәренә туры килә. Бу балаларның күпчелек вакытларын урамда уздырулары, машина йөри торган юл янында төрле куркыныч уеннар белән мавыгулары нәтиҗәсендә килеп чыга. Агымдагы елның дүрт аенда район территориясендә балалар катнашлыгы белән дүрт юл-транспорт вакыйгасы теркәлеп, аларда дүрт...

    Кагыйдә буларак, балигъ булмаган балалар катнашындагы юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактлары мәктәпләрдәге каникул көннәренә туры килә. Бу балаларның күпчелек вакытларын урамда уздырулары, машина йөри торган юл янында төрле куркыныч уеннар белән мавыгулары нәтиҗәсендә килеп чыга.

    Агымдагы елның дүрт аенда район территориясендә балалар катнашлыгы белән дүрт юл-транспорт вакыйгасы теркәлеп, аларда дүрт бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Каникул чорында балигъ булмаганнарның хәвефсезлеген тәэмин итү максаты белән район территориясендә 15 июньгә кадәр "Игътибар, балалар!" профилактик чарасының беренче этабы үтә. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик акцияләр уздыра. Алар балигъ булмаган пассажирларны утыртып йөрүгә, машина йөртүчеләрнең өстенлекне җәяүлеләргә бирмәвенә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклауга багышлана. Мәгариф учреждениеләре һәм сәламәтләндерү лагерьлары янына килү юлларының, юл билгеләренең, разметка, светофорлар торышын тикшерү тулы көченә бара.

    Юлларда һәлакәтләрне булдырмау - безнең гомуми бурычыбыз. Тик сабыйларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәүдә, аларның юлларда казага очрауларында ата-аналарның да җавапсызлыгыгыз чагыла. Һәм иң мөһиме, хөрмәтле өлкәннәр, үзегез дә урамда һәм юлда булганда юл кагыйдәләренә битараф булмагыз, балаларга үзегез үрнәк күрсәтегез. Онытмагыз, аларның иминлеге сезнең кулларда да.

    Сирин РАЙМАНОВ,

    ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: