Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда Җиңү хөрмәтенә 7 нче мәктәп 70 төп миләш утыртты

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан 7 нче мәктәп үзенең ветеран укытучыларын очрашуга чакырды. Укучылар "Сугыш чоры балалары - безнең укытучылар" дигән презентация әзерләделәр, хөрмәтле кунакларга җыр-бию бүләк иттеләр. Очрашу истәлеге итеп һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, чыгарылыш сыйныф укучылары ветеран укытучылар белән берлектә мәктәп ишегалдында 70 төп миләш утырттылар. Мул...

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан 7 нче мәктәп үзенең ветеран укытучыларын очрашуга чакырды. Укучылар "Сугыш чоры балалары - безнең укытучылар" дигән презентация әзерләделәр, хөрмәтле кунакларга җыр-бию бүләк иттеләр.

    Очрашу истәлеге итеп һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, чыгарылыш сыйныф укучылары ветеран укытучылар белән берлектә мәктәп ишегалдында 70 төп миләш утырттылар.

    Мул табын артында ветеран укытучылар очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, үзләренең укыган еллары һәм шушы мәктәптә эшләгән вакытларын хәтерләрендә яңарттылар.

    Гөлзирә Мөхаҗиева,

    11 нче сыйныф җитәкчесе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: