Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда “Хәтер шәме” һәм “Хәтер маршы” акцияләре уза

    22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тула. Һәр гаиләгә кара кайгы булып яткан әлеге дәһшәтле көнне искә алып, берничә ел инде шәһәребездә "Хәтер шәме" һәм "Хәтер маршы" акцияләре үткәрелә. Илебез азатлыгы өчен яу кырында башын салган, җиңү алып кайткан, тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган якташларыбызны хөрмәтләп һәм искә алып,...

    22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тула. Һәр гаиләгә кара кайгы булып яткан әлеге дәһшәтле көнне искә алып, берничә ел инде шәһәребездә "Хәтер шәме" һәм "Хәтер маршы" акцияләре үткәрелә. Илебез азатлыгы өчен яу кырында башын салган, җиңү алып кайткан, тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган якташларыбызны хөрмәтләп һәм искә алып, 22 июньдә 20.00 сәгатьтә азнакайлылар Татарстан мәйданына җыйналалар. Аннан кулларына янган шәмнәр тотып, Мәңгелек ут һәйкәленә таба атлыйлар. Әлеге акциядә теләгән һәркем катнаша ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: