Реклама
Бүген Азнакайда Халыклар бердәмлеге көнен зурлап бәйрәм иттеләр. Хәзерге көндә ул дәүләтебезнең мөһим бәйрәмнәренең берсе санала. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек, бердәмлекне чагылдыра. Шул уңайдан бүген "Шифа" сәүдә үзәге мәйданында Азнакай районы милләт диаспоралары катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Бертуктаусыз кар явып торса да, сәүдә эше бүген дә гөрләде. Халыкара бердәмлек...
Хәзерге көндә ул дәүләтебезнең мөһим бәйрәмнәренең берсе санала. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек, бердәмлекне чагылдыра.
Шул уңайдан бүген "Шифа" сәүдә үзәге мәйданында Азнакай районы милләт диаспоралары катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Бертуктаусыз кар явып торса да, сәүдә эше бүген дә гөрләде. Халыкара бердәмлек көне белән азнакайлыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады.
Районның сәхнә йолдызлары үзләренең иң матур җырларын бүләк итсә, биредә оештырылган алыш-бирештә төрле милләт диаспоралары да катнашты, бәйрәм концертында күңелле чыгыш ясадылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз