Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда билбаулы көрәш буенча ТР Чемпионаты үтте

    Азнакайда билбаулы көрәш буенча ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы Чемпионаты үтте. Ирекле һәм классик стильләрдә 27 командадан 214 көрәшче көч сынашты. Чемпионат ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, билбаулы көрәш буенча ТР Федерациясе патронаты астында узды. Ачу тантанасында ТР Премьер министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

    Азнакайда билбаулы көрәш буенча ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы Чемпионаты үтте.

    Ирекле һәм классик стильләрдә 27 командадан 214 көрәшче көч сынашты. Чемпионат ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, билбаулы көрәш буенча ТР Федерациясе патронаты астында узды.

    Ачу тантанасында ТР Премьер министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук муниципаль район башлыклары - Марсель Шәйдуллин (Азнакай), Мәҗит Салихов (Әлмәт), Рөстәм Нуриев (Ютазы), Рөстәм Кәлимуллин (Биектау) катнашты.

    ТР татар-башкорт милли спорт көрәше һәм билбаулы көрәш буенча ТР Федерацияләре Президенты Марат Әхмәтов бу спорт белән язмышын бәйләгән яшьләрнең киләчәге өметле, дип билгеләп үтте. «ТР Премьер-министры белән киңәшмәдә республикабызда ике төр көрәшне үстерү буенча максатчан программа турында фикер алыштык", - диде ул.

    Марсель Шәйдуллин шундый мөһим спорт чарасын Азнакай җирлегендә уздырырга мөмкинлекләр тудырган өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәтен җиткерде, көрәшчеләргә - "чиста" көрәш, ә хөкемдарларга - гадел хөкем чыгаруларын теләде.

    ТР татар-башкорт милли спорт көрәше Федерациясе Рәхмәт хатлары белән Марсель Шәйдуллин, Рәфис Миңнеханов, Татарстан чемпионы Тимур Миңнеханов, ветераннар Назыйф Әхмәтшин, Зиннур Шәвәлиев, Рафаэль Гомәров бүләкләнделәр.

    Ярышның баш хөкемдары Минхалит Гыйльманов Чемпионатның югары дәрәҗәдә оештырылганын әйтеп узды: "Бүген җиңү өчен халыкара турнирлар, чемпионатлар призерлары, спорт мастерлары көрәшә", - диде ул.

    Республика чемпионатында иң яхшы көрәшчеләр билгеләнде. Алар ил дәрәҗәсендә Татарстанның данын яклаячаклар. Команда зачетында призлы урыннарга Мамадыш (1 урын), Азнакай (2 урын), Яр Чаллы (3 урын) спортчылары лаек булды. Шәхси беренчелектә үз авырлыкларында Азнакайдан Ирек Йосыпов һәм Тимур Миңнеханов (классик стиль) җиңү яулады.

    Айгөл ШӘРИПОВА

    Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: