ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бер әни эчкечелектән дәваланырга ризалыгын бирде, башкалары бүтән эчмәскә ант итте

Их, шул хәмер сазлыгын! Нинди асыл ир-егетләрне, чәчәк кебек хатын-кызларны үзенә сурып ала! Кул сузучы булганда, чыгарга иде дә шул баткаклыктан, юк бит, "мин сәрхүш түгел" дип, дәвалануга аяк терәп каршы торучылар бар. - Дуслар килгән иде. - Туган көн иде. - Талаштык та, шуңа эчтем. - Бер-ике рюмкадан нәрсә...

Их, шул хәмер сазлыгын! Нинди асыл ир-егетләрне, чәчәк кебек хатын-кызларны үзенә сурып ала! Кул сузучы булганда, чыгарга иде дә шул баткаклыктан, юк бит, "мин сәрхүш түгел" дип, дәвалануга аяк терәп каршы торучылар бар.

- Дуслар килгән иде.

- Туган көн иде.

- Талаштык та, шуңа эчтем.

- Бер-ике рюмкадан нәрсә була?

- Сыра гына бит ул!

Алар әнә шулай акланалар. Хәмер белән кайгыны да, шатлыкны да юуны гадәти хәлгә саныйлар. Әйе, кемдер бер-ике рюмка белән туктап кала ала. Ә кемдер өчен бу гомерлек чиргә әверелә. Закон буенча исә бала янында гомумән дә спиртлы эчемлекләр куллану тыела, чөнки эчкән кеше үзен-үзе белештерми. Азмы фаҗигале очраклар!

Азнакайда балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында тикшерелгән 16 эшнең 7се - бала алдында хәмер кулланган әти-әниләрнеке иде. Гаиләдә ир эчсә - ярты балә, хатын эчсә - дөнья таркала. Елдан-ел эчкече аналарның саны арта, шунысы нык борчу тудыра. Бу юлысы бер әни дәваланырга ризалыгын бирде. Башкалары башка эчмәскә ант итте. Ышанасы килә.

Резеда СӘРВӘРОВА


Азнакайда бер әни эчкечелектән дәваланырга ризалыгын бирде, башкалары бүтән эчмәскә ант итте

Нет комментариев