Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда 595 бала туган

    Районыбызда якты дөньяга аваз салучы сабыйларыбызның саны арта бара. Узган ел ЗАГС бүлегендә 551 бала теркәлсә, быел исә аларның саны 595 кә җиткән. Яңа тормыш юлына аяк басучы яңа өйләнешүчеләр дә узган елның шул чоры белән чагыштырганда 12 парга арткан. Пәнҗешәмбе көнне биредә Миләүшә һәм Венер Ситдиковлар гаиләсендә яңа туган...

    Районыбызда якты дөньяга аваз салучы сабыйларыбызның саны арта бара. Узган ел ЗАГС бүлегендә 551 бала теркәлсә, быел исә аларның саны 595 кә җиткән. Яңа тормыш юлына аяк басучы яңа өйләнешүчеләр дә узган елның шул чоры белән чагыштырганда 12 парга арткан.

    Пәнҗешәмбе көнне биредә Миләүшә һәм Венер Ситдиковлар гаиләсендә яңа туган сабыйны теркәү тантанасы булды. Нәкъ шул көнне өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан шушы игелекле эш белән шөгыльләнгән ветеран авыл җирлекләре секретарьлары да җыелган иде. Нәни Камилгә бәхет елмайды: ЗАГС бүлеге, район җитәкчелеге һәм ветеран апаларының бик матур, изге теләкләренә күмелде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: