Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай укучыларының кышкы каникуллары күңелле уза

    Бәйрәм көннәре балалар өчен төрле чараларга бай. Һәр микрорайонда Чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы балалар өчен уеннар, бәйгеләр үткәрә. Балалар иҗат үзәкләре дә тынып тормый: Азнакайда да, Актүбәдә дә тематик дискотекалар, викториналар, аулак өйләр, кышкы урманга сәяхәтләр оештырыла. Су-сәламтләндерү комплексларында укучылар күңелле стартларда ярышалар. Каникул чорында 13 мәктәп...

    Бәйрәм көннәре балалар өчен төрле чараларга бай. Һәр микрорайонда Чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы балалар өчен уеннар, бәйгеләр үткәрә. Балалар иҗат үзәкләре дә тынып тормый: Азнакайда да, Актүбәдә дә тематик дискотекалар, викториналар, аулак өйләр, кышкы урманга сәяхәтләр оештырыла. Су-сәламтләндерү комплексларында укучылар күңелле стартларда ярышалар.

    Каникул чорында 13 мәктәп яны лагеры эшли. Анда барлыгы 634 бала йөри.

    Былтырга кебек үк 2 нче мәктәптә һәм 4 нче лицейда татар халык биюләре остаханәләре эшли.

    Ачыш" проекты кысаларында укучылар предприятиеләргә, музейларга сәяхәт кыла.

    Нәфисә ШӘФЫЙКОВА,

    тәрбия эшләре буенча мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: