Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәрендә чик сакчыларына һәйкәл ачыды

Бүгенге көндә Азнакай районында төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән 600 дән артык ир-егет яши.

(Азнакай, 28 май, Лиза НУР) Бүген районыбызда бик зурлап ил сакчылары көне билгеләп үтелде. Бәйрәм итәрлеге дә бар – быел Кораллы Көчләр оешуга 100 ел. Бу көн аеруча тантаналы шартларда үтте – шәһәребезнең Җиңү паркында чик сакчыларына һәйкәл ачылды.

 Хәрби киемнәрдә, күкрәкләре батырлыкларын данлап кояш нурында чагылган орден-медальләр тулы ир-егетләребез бер-берсе белән кочаклашып күрешә, хәл-әхвәл белешәләр. Тезелергә команда булуга, хәрби хезмәттәге төгәллек белән, алар тигез сафларга басты.

– Илебез сакчылары Бөек Ватан сугышы башлангач беренче һөҗүмне үзләренә кабул итеп, аннан соңгы илебезгә куркыныч янаган чорларда да ил чикләрен, ил иминлеген саклап батырларча көрәшкәннәр, бүген дә үз постларында уяу торалар, – диде бәйрәм белән котлау сүзендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Без сезнең белән горурланабыз!

 Бүгенге көндә районыбызда төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән 600 дән артык  ир-егет яши. Алар тыныч тормышта да үзләрен яхшы хезмәткәрләр, үрнәк гаилә башлыклары, ышанычлы ир-егетләр итеп танытты.

– Чик буе гаскәрләренә хезмәт итәргә эләгү җиңел түгел, моның өчен зур сынау үтәргә, лаеклы булуыңны бар яклап дәлилләргә кирәк, – диде Республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев. – Сез шушы зур сынауларны үткән һәм, кирәк булса, бүген дә илебезне сакларга беренчеләрдән булып китәргә әзер торган солдат-офицерлар. Илебезгә тугрылыгыгыз, хезмәтегез өчен рәхмәт!

 Хәрби хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап чыгыш ясаган районның чик сакчылары иҗтимагый оешмасын җитәкләгән Рәфис Миңнеханов, ветеран - чик сакчылары Руслан Мөгътәсимов, Ирек Әхмәтов һәйкәл кую инициативасын хуплап алган, зур ярдәм күрсәткән район җитәкчеләренә барсы исеменнән рәхмәт сүзләрен дә җиткерделәр.

 Һәйкәл ачуның тантаналы мизгелләре җитте. Илебез иминлеген саклап шәһит киткәннәр истәлегенә залплар яңгырады. Җиңү паркын тагын да тулыландырып, азнакайлыларның  туган илгә тугрылыгы чагылышы булып калыккан һәйкәл чәчәк бәйләмнәренә күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев