Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районында 16 наркоҗинаять теркәлгән

    Азнакай районында “Мәк – 2020” профилактик операциясе уздырылды.

    Азнакай районы территориясендә уздырылган “Мәк – 2020” профилактик операциясе барышында хокук сакчылары берәүдән 50 грамм күләмендә наркотик матдә тартып алган, Наркотикларның законсыз әйләнеше буенча бер җинаять теркәлгән, бер кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

    Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Операция барышында 49,5 кв.м мәйданда составында наркотик матдәләр булган кыргый үсемлек юк ителгән.

    Агымдагы елның 9 аенда җирлегебездә 16 наркоҗинаять теркәлгән. Законсыз әйләнештән 1977 грамм наркотик матдә алынган. 59 кеше административ җаваплылыкка тарттырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: