Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдумнар үтте

    19 апрель көнне районыбызның барлык авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдумнар үтте. Анда тавыш бирү хокукы булган халыкның 80 проценты катнашып, 93,2 проценты үзара салым акчасын җыярга ризалык биргән. Микулино, Вахит, Бирючевка авыл җирлекләрендә халык референдумда бик сүлпәнлек белән генә катнашкан булса, Карамалы авыл җирлегендә халыкның - 99, Стәрледә...

    19 апрель көнне районыбызның барлык авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдумнар үтте. Анда тавыш бирү хокукы булган халыкның 80 проценты катнашып, 93,2 проценты үзара салым акчасын җыярга ризалык биргән. Микулино, Вахит, Бирючевка авыл җирлекләрендә халык референдумда бик сүлпәнлек белән генә катнашкан булса, Карамалы авыл җирлегендә халыкның - 99, Стәрледә - 93, Илбәктә 91 проценты килеп, барсы да "әйе" дип җавап биргән.
    - Референдум нәтиҗәләре авыл халкының җирлек башлыгына булган хөрмәтен, ышанычын ачык күрсәтә, - диде үзенең чыгышында район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: