Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районы Югары Стәрле авыл җирлегенең хисап җыелышлары узды

    Телибезме теләмибезме авыллар картая бара. Югары Стәрле авыл җирлегенең хисап җыелышында мәңгелеккә үз араларыннан киткән җиде авылдашларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Туучылар саны бишәү генә. Шулай ук шактый гына йортлар бикле тора. Әмма Югары Стәрле авылында күпләп кош-корт асрыйлар, терлекләрнең дә баш саны арткан. Алар шәхси хуҗалыкларга бирелүче...

    Телибезме теләмибезме авыллар картая бара. Югары Стәрле авыл җирлегенең хисап җыелышында мәңгелеккә үз араларыннан киткән җиде авылдашларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Туучылар саны бишәү генә. Шулай ук шактый гына йортлар бикле тора. Әмма Югары Стәрле авылында күпләп кош-корт асрыйлар, терлекләрнең дә баш саны арткан. Алар шәхси хуҗалыкларга бирелүче ташламалы кредитлар, мәшгульлек, гаилә фермалары, "50 * 50", үз эшен башлаучыларга ярдәм һәм башка бик күп программалардан актив файдаланалар. Югары Стәрледә узган ел район программасы буенча 6 хуҗалык бушлай савым аппаратына ия булган, барлыгы өч ел эчендә 40 аппарат бирелгән аларга. Узган елда шәхси хуҗалыклардан 4186 центнер сөт тапшырылган. Терлек асрау гаилә бюджетына өстәмә керем дә әле ул. Халыкның яшәү рәвеше, яңа транспорт чаралары шул хакта сөйли.
    Югары Стәрле авылы җирлегендә мәдәният йорты, гомумбелем мәктәбе, балалар бакчасы, китапханә уңышлы гына эшләп килә. Бәйрәмнәрне уртак көч белән бергә-бергә матур итеп уздыралар. Авыл мәчетенә йөрүчеләр яшьләрне тәрбияләүдә, авыр гаиләләр белән эшләүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Өлкәннәр биредә гарәпчә коръән уку серләренә өйрәнә башлаганнар, җомга намазлары да оешкан төстә уза. Халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча җирлектә шактый эш башкарылган, әмма эшлиселәре дә байтак әле. Әйтик, Түбән Стәрле авылының иске зиратын төзекләндерергә, юлларны ремонтларга кирәк. Түбән Стәрледә ФАП төзү планлаштырыла.
    "Стәрле" ҖЧҖ җитәкчесе Илмир Сөнәгатов узган елда хуҗалыкның эш нәтиҗәләренә хисап ясады, авыл фидакарьләренә олы рәхмәтен белдерде.
    Җыелышта авыл халкының сораулары аеруча күп булды. Алар арасында сугыш ятимнәренә хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтелмәү; эчә торган суның сыйфаты начар булу; янгын куркынычсызлыгын саклау чаралары күрү һәм башка бик күп мөрәҗәгатьләр бар иде.
    Ике авылның да хисап җыелышында район советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашты, районның еллык социаль-икътисади халәте белән таныштырды һәм авыл халкының сорауларына тулы җаваплар, киңәш-тәкъдимнәрен бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: