Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районы Җиңү бистәсе мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр янгын сүндерүче абыйлары янына экскурсиягә бардылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.

    Аларны 87 нче янгын сүндерү частеннән дежур каравыл начальнигы Ленар Мәйлүнов һәм өлкән инспектор Равил Хөсәенов каршы алды. Балалар заманча янгын техникасы, янгын сүндерүче абыйларының төтендә кия торган сулыш аппаратлары һәм башкалар турында бик кызыксынып тыңладылар. Соңыннан балалар янгын машиналарына үзләре дә менеп утырдылар, янгын сүндерүче абыйларының киемнәрен дә киеп...

    Аларны 87 нче янгын сүндерү частеннән дежур каравыл начальнигы Ленар Мәйлүнов һәм өлкән инспектор Равил Хөсәенов каршы алды. Балалар заманча янгын техникасы, янгын сүндерүче абыйларының төтендә кия торган сулыш аппаратлары һәм башкалар турында бик кызыксынып тыңладылар. Соңыннан балалар янгын машиналарына үзләре дә менеп утырдылар, янгын сүндерүче абыйларының киемнәрен дә киеп карадылар. Алар шулай ук беренчел ут сүндерү җайланмаларыннан файдаланырга өйрәнделәр. Ут-күз була калса, нинди телефоннарга шалтыратырга кирәклеген дә яхшы беләләр алар хәзер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: