Азнакаево
  • Рус Тат
  • «Азнакай» радиосы бүген һөнәри бәйрәмен каршылый

    Җирлегебездә бер ел элек «Азнакай» радиосы үз эшен башлап җибәргән иде һәм бүген ул уңышлы гына эшләп килә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинда изге теләкләрен җиткерә. "...Районыбыз халкына армый-талмый ил-көн яңалыкларын, оператив мәгълүматларны ирештереп торучы радио коллективына ихлас котлауларымны юллыйм. Һәр тыңлаучы күңеленә барып җитә торган...

    Җирлегебездә бер ел элек «Азнакай» радиосы үз эшен башлап җибәргән иде һәм бүген ул уңышлы гына эшләп килә.

    Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинда изге теләкләрен җиткерә.

    "...Районыбыз халкына армый-талмый ил-көн яңалыкларын, оператив мәгълүматларны ирештереп торучы радио коллективына ихлас котлауларымны юллыйм. Һәр тыңлаучы күңеленә барып җитә торган кызыклы тапшырулар, объектив чыгышлар киләчәктә дә тукталмасын, эфир дулкыннарында Азнакайны көтеп алучылар күп булсын. Коллективка яңадан-яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим", - диелгән котлау юлламасында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: