Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай җитәкчеләре ГТО нормаларын тапшырдылар

    Җитәкчеләрне өстәл артында боерык биреп утыралар дип кенә күз алларга күнеккәнбез. Аларның бер-берсе белән чаңгыда узышулары, хоккей, футбол, волейбол уйнаулары башта гаҗәпләндерсә, хәзер инде гадәти күренешкә әверелде. Физкультурачылар көнен дә район башлыгыннан алып барлык өлкә җитәкчеләре ГТО нормаларын тапшырып билгеләп үттеләр. Бүген менә граната ату, гер күтәрү, отжимание буенча көчебезне...

    Җитәкчеләрне өстәл артында боерык биреп утыралар дип кенә күз алларга күнеккәнбез. Аларның бер-берсе белән чаңгыда узышулары, хоккей, футбол, волейбол уйнаулары башта гаҗәпләндерсә, хәзер инде гадәти күренешкә әверелде. Физкультурачылар көнен дә район башлыгыннан алып барлык өлкә җитәкчеләре ГТО нормаларын тапшырып билгеләп үттеләр.

    Бүген менә граната ату, гер күтәрү, отжимание буенча көчебезне сынадык. Үзен-үзе яратучы һәрбер җитәкче, үзен чын җитәкче итеп уйласа, бу нормаларны үтәргә, башкаларга сәламәт яшәү рәвешен үрнәк итеп күрсәтергә тиеш. Аракы эчмәскә, тәмәке тартмаска, ихтияр көче табып, сәламәтлек турында кайгыртырга! Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шәһәрдә дә, авылларда да спорт мәйданчыклары җитәрлек, - ди муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

    Район үзәк сырхауханәсе һәм социаль яклау бүлеге иң күп составта килгән иде.

    Сәламәтлек сагында торгач, сәламәтлекне кайгыртуны үзебездән башларга булдык. Бүген 250 хезмәткәребез ГТО нормаларын тапшыра: йөгерәбез, граната һәм мылтыктан атабыз, - ди район үзәк сырхауханәсе баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Рәсимә Рәхмәтуллина.

    Кемдер өчен физик күнегүләр ясау мәктәп партасы артында ук калган, ә кемдер гомере буе спортка тугрылыклы. Әнә, җитмештә дә егетләр кебек төз гәүдәле, җилдәй җитез Мәннәф ага Хөҗҗәтов яшьләргә тагын бер кат үзенең осталыгын күрсәтергә килгән.

    Авыр герне мамыктай күккә чөючеләр яныннан тыныч кына узып булмый.

    - Спортка мәхәббәтне әтиебез кечкенәдән тәрбияләде. Ул гер, бокс белән шөгыльләнә, өйдә безнең арада ярышлар оештыра иде. Мин дә аның ялкынын улларыма тапшырдым, олысы - көрәшче, - ди балалар сәнгать мәктәбе директоры Илдар Динмөхәммәтов.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов та үзен алып батыр итеп күрсәтте - герне эх тә итми 50 тапкыр күтәрде.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновка күпләр ак көнләшү белән карагандыр: ул барлык төрләр буенча ГТО нормаларын уңышлы тапшырды.

    - 2017 елдан ГТО нормалары һәркем өчен мәҗбүри булачак. Мәктәптә балалар инде дүртенче сессияләрен бирә. Менә предприятие-оешмаларга да чират җитте. Иң беренче булып хакимият хезмәткәрләре ГТО бирде, - ди ул.

    Бу юлы нормаларны үти алмаучыларга сентябрь аенда кабат көчләрен сынарга туры киләчәк.

    Физкультурачылар көнендә ярышлар белән бергә иң яхшы тренерларга бүләкләр дә тапшырылды.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: