Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

    26 сентябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Әлеге чара кысаларында 20 сентябрьдә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны 9.00-11.00 сәгатьләрдә - ТРның Азнакай нотариаль округы нотариусы Гөлнур Низамова; 12.00-14.00 сәгатьләрдә ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы мөдире Нина Александровна Ваничкина; 14.00-16.00 сәгатьләрдә -...

    26 сентябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.


    Әлеге чара кысаларында 20 сентябрьдә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны
    9.00-11.00 сәгатьләрдә - ТРның Азнакай нотариаль округы нотариусы Гөлнур Низамова;
    12.00-14.00 сәгатьләрдә ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы мөдире Нина Александровна Ваничкина;
    14.00-16.00 сәгатьләрдә - прокуратура вәкилләре кабул итү үткәрәчәк.


    Иҗтимагый кабул итү урыны түбәндәге адреста урнашкан: Азнакай шәһәре, Солтангалиев урамы, 21 йорт (район-шәһәр Мәдәният йорты, 1 кат), белешмәләр өчен телефон: 7-01-92.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: