Азнакаево
  • Рус Тат
  • Афиша: 9 майда Азнакай халкын кыр кухнясы, митинг, парад, зур концерт һәм бәйрәм салюты көтә

    Хөрмәтле азнакайлылар! Сезнең барыгызны һәм килгән кунакларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашырга чакырабыз. Программада: 9.00 - 10.00 сәгатьтә Җиңү паркын ачу (Нефтьчеләр ур.) 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр сафларда Нефтьчеләр һәм Ленин урамнарыннан үтү; 11.00 сәгатьтә Җиңү мәйданында тантаналы митинг; 14.00 сәгатьтә "Шифа" каршында Азнакай һәм Лениногорск...

    Хөрмәтле азнакайлылар!
    Сезнең барыгызны һәм килгән кунакларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашырга чакырабыз.
    Программада:
    9.00 - 10.00 сәгатьтә Җиңү паркын ачу (Нефтьчеләр ур.)
    10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр сафларда Нефтьчеләр һәм Ленин урамнарыннан үтү;
    11.00 сәгатьтә Җиңү мәйданында тантаналы митинг;
    14.00 сәгатьтә "Шифа" каршында Азнакай һәм Лениногорск иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты, балалар өчен уеннар, аттракционнар, шунда ук кыр кухнясы оештырыла;
    18.00 - 21.00 сәгатьләрдә Р.Ишкәев исемендәге паркта татар эстрадасы йолдызлары Мөнир Рахмаев һәм Иркә, шулай ук шәһәребезнең үзешчән сәнгать смотрында җиңүчеләр катнашында концерт;
    21.00 сәгатьтә лазерлы шоу һәм бәйрәм салюты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: