Азнакаево
  • Рус Тат
  • Афиша: 30 августта Азнакайда зур бәйрәм уздырыла

    Татарстан Республикасы көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм Татарстанда нефть ятмалары үзләштерелә башлауга 70 ел тулу уңаеннан 30 августта Азнакайда зур бәйрәм уздырыла. Бу көнне көнчыгыш микрорайонда 13.00 сәгатьтә яшь өйләнешүчеләр паркы ачылачак. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда 14.00 сәгатьтә Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елына багышланган чәчәкләр...

    Татарстан Республикасы көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм Татарстанда нефть ятмалары үзләштерелә башлауга 70 ел тулу уңаеннан 30 августта Азнакайда зур бәйрәм уздырыла.

    Бу көнне көнчыгыш микрорайонда 13.00 сәгатьтә яшь өйләнешүчеләр паркы ачылачак.

    Мәдәният йорты каршындагы мәйданда 14.00 сәгатьтә Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елына багышланган чәчәкләр композициясе конкурсы узачак; авыл хуҗалыгы продукциясе, «Татар ишек алды» күргәзмәләре эшләячәк; Азнакай һәм Актүбә сәнгать мәктәпләре мастер-класс күрсәтәчәк; шәһәр үзешчәннәре, тынлы оркестр концертын тамаша кылырга мөмкин булачак.

    Бәйрәм тантанасының төп өлеше 16.00 сәгатьтә «Юбилейный» стадионында башлана. Биредә азнакайлыларны һәм кунакларны республика, «Татнефть» ААҖ, район җитәкчеләренең котлавы, предприятие-оешмаларның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү, эстрада йолдызлары Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Фирдүс Тямаев, «ТАТАР STAR» төркеме, Башкортстан Республикасының "Мирас" дәүләт бию ансамбле чыгышы көтә.

    Тантана 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: