Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзебез сак булыйк

Күпфатирлы йортлардагы подваллар инженер челтәрләрен урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен файдаланыла. Әмма алар кышлык яшелчә, җиләк-җимеш запасын да сакларга уңайлы булганлыктан, Азнакай һәм Актүбә бистәсендәге мондый йортларда яшәүчеләр аларны бүлгәләп, шул максаттан файдалана да. Ярый да янгынга каршы кагыйдәләр сакланса, тик менә бу подваллар нигездә иске-москы әйберләр белән шыплап...

Күпфатирлы йортлардагы подваллар инженер челтәрләрен урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен файдаланыла. Әмма алар кышлык яшелчә, җиләк-җимеш запасын да сакларга уңайлы булганлыктан, Азнакай һәм Актүбә бистәсендәге мондый йортларда яшәүчеләр аларны бүлгәләп, шул максаттан файдалана да. Ярый да янгынга каршы кагыйдәләр сакланса, тик менә бу подваллар нигездә иске-москы әйберләр белән шыплап тулган һәм теләсә кайсы вакытта янгын чыгу куркынычы тудыра.

Күптән түгел шәһәр йортларының берсендәге подвалда чыккан янгын да моның ачык дәлиле. Төтен подъездга таралып, биредә яшәүчеләрнең сәламәтлегенә куркыныч яный, фатир хуҗаларының берсе сырхауханәгә озатылып, аңына да килә алмый вафат була.

Шәһәр прокуратурасы МЧСның күзәтчелек эшчәнлеге бүлекләре хезмәткәрләренең әлеге йортларга тикшерү үткәрүен оештырды. Тикшерү барышында подвал биналарын файдалануда таләпләрнең бик нык бозылуы ачыкланды.

Шәһәр прокуроры торак-коммуналь хезмәте оешмаларын подвалларны янгынга каршы кагыйдәләр таләп иткән тәртипкә китерүгә мәҗбүриләү өчен судка гариза юллады. Бу юнәлештә эшчәнлек дәвам итәчәк. Суд карарлары үтәлмәгән очракта гаеплеләр гамәлдәге закончалык нигезендә җаваплылыкка тартылачак.

Йортларда яшәүчеләр подвалдагы үзләре бүлеп алган мәйданда тәртип урнаштыру буенча тиешле чаралар күрергә бурычлы. Бүлү материаллары тиз янып китүчән булмаска һәм аларда ягулык, шартлау куркынычы тудырган әйберләр сакланмаска тиеш. Таләпләр үтәлмәгәндә, бүлеп алган урыннар аларның хуҗалары хисабына юк ителәчәк.

Бары тик янгынга каршы саклык чараларын күргәндә, кагыйдәләрне төгәл үтәгәндә генә без үзебезне саклый алырбыз һәм фаҗигаләргә юл куелмас.

Н.Әюпов, Азнакай шәһәр прокуроры ярдәмчесе, юстиция советнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев