Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йөрәк ярасы (шигырь)

Үсмерлектән кайчан гына чыккан, Хәзер үзе бала анасы/ Чигәсендә ак чәчләре аның, Тирән аның йөрәк ярасы. Көннәр саный, айлар саный - Тынгы тапмый газиз җанына. Көн дә утырып хатын яза/ Яуга киткән сөйгән ярына. Авырлыклар гүя онытылган, Барлык уе аның хакында, Бер сорауга җавап эзли сыман Көн дә язган шушы...

Үсмерлектән кайчан гына чыккан,
Хәзер үзе бала анасы/
Чигәсендә ак чәчләре аның,
Тирән аның йөрәк ярасы.
Көннәр саный, айлар саный -
Тынгы тапмый газиз җанына.
Көн дә утырып хатын яза/
Яуга киткән сөйгән ярына.
Авырлыклар гүя онытылган,
Барлык уе аның хакында,
Бер сорауга җавап эзли сыман
Көн дә язган шушы хатында.
Кайда соң син, жаным, кайларда син?
Кайда калды синең каберең?..
Ничә айлар үткән килгәненә
"Үлде" дигән кара хәбәрең.
Күз яшьләре тама ак кәгазьгә,
Кан тамчысы-тешләп,ирененнән.
Белми әле иртән хат киләсен
Чолганыштан чыккан иреннән.
Белми әле, кочып балакаен,
Сөенечтән шашып елыйсын.
"Ул исән!" дип, өйдән-өйгә кереп,
Авыл урамнарын буйлыйсын.
Белми әле, тагы ничә еллар
Иңнәрендә тоеп авырлык,
Тезләнсә дә, янә торып басып,
Ходаеннан сорап сабырлык.
Ачлыгын да, ачысын да тоеп,
Ләгънәт укып шушы сугышка,
Бөек Җиңү дигән көнне күреп,
Басачагын яна тормышка.
Бүген менә тагын хатлар яза,
Нидер сөйли язган җиреннән.
Күз яшьләре тама ак кәгазьгә,
Кан тамчысы тозлы ирененнән.

Мәгефур ЗАКИРОВ, Балыклы
http://www.kukmor-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Йөрәк ярасы (шигырь)