Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язгы ташуга әзерләнәбез

Әлегә кыш үзенекен итеп, көннәр салкын, карлы торса да, тиздән барыбер яз хакимлекне алачак. Язгы ташулар агарга да инде күп калмады. Белгечләр быел гөрләвекләрнең шаулап агуын фаразлый, ни дисәң дә карсыз кыш җирнең нык катуына, кайбер урыннарда туңның 1,5-1,7 метрга кадәр төшүенә китерде. Әгәр элек туфрак кар суларын үзенә сеңдерсә,...

Әлегә кыш үзенекен итеп, көннәр салкын, карлы торса да, тиздән барыбер яз хакимлекне алачак. Язгы ташулар агарга да инде күп калмады.

Белгечләр быел гөрләвекләрнең шаулап агуын фаразлый, ни дисәң дә карсыз кыш җирнең нык катуына, кайбер урыннарда туңның 1,5-1,7 метрга кадәр төшүенә китерде. Әгәр элек туфрак кар суларын үзенә сеңдерсә, быел ул тәгаен сулыкларга һәм түбән урыннарга җыелыр. Шуңа күрә дә районның барлык тиешле хезмәтләре дә ташкынга бик җитди һәм актив әзерләнә.

Ык буе тирәлегендә урнашкан 14 торак пункт су астында калырга мөмкин, ә бу 220 дән артык йорт дигән сүз. Хуҗалары язгы ташуга бик җитди карасын һәм алдан ук саклану чараларын күрсен иде: ихаталарны кар көртләреннән чистарту, су агар өчен канаулар казып кую, кечкенә дамбалар ясап, юлын бүлү кирәк. Балалар һәм өлкән яшьтәгеләрне куркынычсыз урынга урнаштыру, мөлкәтне һәм кыйммәтле әйберләрне саклап калу өчен мөмкин булганның барын да эшләгез.

Су яшәү урыннарына бик якын килерлек булганда, электрүткәргечләрне өзү һәм башка куркынычсызлык чараларын күрү сорала. Дөрес эш иткәндә, ташу сезгә зыян сала алмас.

Ә инде экстремаль очраклар туганда ярдәм сорап бердәм дежур-диспетчерлык коткару хезмәтенә түбәндәге телефоннар аша 01, 7-20-01, мобиль телефонга - 112 һәм җирле власть органнарына мөрәҗәгать итегез.

87 нче янгын часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев