Азнакайны тагын да ямьлерәк, яшеллерәк итүдә оешма-предприятиеләрнең хезмәт коллективлары үз өлешләрен кертергә тырышып, яз башы белән өмәләргә чыгып киләләр.
Бу көннәрдә районның Яшьләр үзәге хезмәткәрләре барысы бергә җыелып шәһәрнең Яшьләр паркында агач утырттылар. Әлегә агач-куаклар сирәк булган бу паркыбыз бик тиздән шулай ук яшеллеккә күмелеп, ял итүчеләрне үз манзарасына дәшеп торыр.

Нет комментариев