Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Ялларда бер әби туңып үлгән, бер кеше үз-үзенә кул салган

Район үзәк сырхауханәсенә ял да, бәйрәм дә юк, чөнки биредә хезмәт куючылар һәрчак сәламәтлек сагында. Хәер, бу чорларда алардан тагын да уяурак булу да сорала әле. Быелгы ел медицина хезмәтендәгеләр өчен ничек башланган соң? Әйдәгез, үзәк сырхауханә туплаган мәгълүматларга күз ташлыйк. Шушы 10 көн эчендә районыбызда 22 бала дөньяга аваз...

Район үзәк сырхауханәсенә ял да, бәйрәм дә юк, чөнки биредә хезмәт куючылар һәрчак сәламәтлек сагында. Хәер, бу чорларда алардан тагын да уяурак булу да сорала әле. Быелгы ел медицина хезмәтендәгеләр өчен ничек башланган соң? Әйдәгез, үзәк сырхауханә туплаган мәгълүматларга күз ташлыйк. Шушы 10 көн эчендә районыбызда 22 бала дөньяга аваз салган. Ни кызганыч хәл, нарасыйларның берсе үле туган. Үлем-китемнең күп булуы борчу тудыра: 26 очрак теркәлгән. 5 авыру кеше стационарда инфаркт, үпкә ялкынсынуы, яман шеш, тромбоэмболия авыруларыннан вафат булган. Карамалы авылында 91 яшьлек әби өендә туңып үлгән. Бер кеше үз-үзенә кул салган, икенче берәве янган газ белән агуланып, дөнья белән бәхилләшергә уйлаган, хәзер ул дәвалану үтә. Машина бәрдергән берәүгә амбулаториядә медицина ярдәме күрсәтелгән.

Сырхауханәнең кабул итү бүлегенә 399 кеше мөрәҗәгать иткән. Дәваланырга яткырылган 154е - ашыгыч рәвештә салынган. 21 пациентка операцияләр ясалган. Төрле дәрәҗәдә травмалар алган 104 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, аларның 16сы исерек хәлдә булган. Барсына да вакытында, тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Төбәкара үзәкләргә 12 авыру илтелгән. Алар - инфаркт, инсульт кичерүчеләр, юл вакыйгаларында травма алучылар, үпкә ялкынсынуы авырулылар һәм хирургик патологияле балалар.

Күргәнегезчә, мәгълүматлар күп нәрсә турында сөйли, искәртә, алар уйландырырлык. Әйдәгез, җәмәгать, үзебезнең сихәтлеккә, якыннарыбызга карата игътибарлы, илтифатлы булыйк. Гомер бер генә бирелә, сәламәт булсаң гына дөньяда яшәүләре рәхәт, шулай бит?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ялларда бер әби туңып үлгән, бер кеше үзүзенә кул салган