Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Якшәмбе давылы Азнакай йортларының түбәләрен йолкып алган

Табигатьнең могъҗизасына шаклар катарсың. Якшәмбе көнне кичкә табан 4-5 сәгатьләр арасында Азнакай районында да давыл котырып алды. Шунысы аеруча аптырашлы: Азнакайның бер башында коп-коры, чагыштырмача тыныч. Ә менә иске Азнакай очында давыл котырыпмы, котырган. Район МЧСыннан алынган мәгълүматларга караганда көчле җил ишек алды төзелешләре, гараж түбәләренең шиферларын очырган. 1 Май...

Табигатьнең могъҗизасына шаклар катарсың. Якшәмбе көнне кичкә табан 4-5 сәгатьләр арасында Азнакай районында да давыл котырып алды. Шунысы аеруча аптырашлы: Азнакайның бер башында коп-коры, чагыштырмача тыныч. Ә менә иске Азнакай очында давыл котырыпмы, котырган.

Район МЧСыннан алынган мәгълүматларга караганда көчле җил ишек алды төзелешләре, гараж түбәләренең шиферларын очырган. 1 Май урамында шәхси торак йортның түбәсен алып аткан. Ә менә якын-тирә Мәнәвез, Яңа-Юл, Әгерҗе авылларында боз яуган.

[БАШКА ФОТОЛАРНЫ БЕЗНЕҢ vk.com/mayak33005 ТӨРКЕМЕНӘ КЕРЕП КАРЫЙ АЛАСЫЗ]

Давыл бер полоса булып узган, ахры. Бер үк авылда яшәгән халыкның берләре давылны сизми дә калса, икенчеләре зыян күрергә өлгергән. Бу арада кешеләр телендә дә гел шул тема:

- Өермә безнең сарай түбәсендә бөтерелеп алды да, күрше ихатага күчте. Гараж түбәсеннән шиферларны йолкып алып, ишек алдына ваклап ташлады, - ди иске Азнакайда яшәүче бер ханым.

- Машинада идем. Әллә нинди "улаган" кебек куркыныч тавышка сискәнеп киттем. Машина тәрәзәләренә шакы-шокы боз бәрә башлады. Ватылмады, тагын. Замана ахры, диярсең, - ди Илназ.

Кемнәрнеңдер җиләк-җимеш куаклары, агачларын сындырган, бәрәңге сабакларын аударып төшергән; кайдадыр автобус тукталышын аударган; кайберәүләр җәй көне килгән кышка сөенә-сөенә учларына салкын боз җыйган, ямь-яшел чирәм өстенә түшәлгән ап-ак боз катламын сурәткә төшергән.

Хәзер җәен - кыш, кышын - җәй килүенә дә аптырыйсы юк. Иң мөһиме, йорт-җирләрне иминиятләштерергә, алга таба һава торышы турында гидрометиорология мәгълүматлары белән хәбәрдар булырга кирәк. Кызу көннәр дәвам итә. Эссе көннәрдән соң көттереп килгән яңгырның тыныч кына явып китә алмавын да онытмасак иде. "Сакланганны саклармын", - дигән бит Алла да.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якшәмбе давылы Азнакай йортларының түбәләрен йолкып алган