Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәтләре хөрмәтле

«Азнакай-Аэро» аэроклуб директоры, шәһәр Балалар иҗаты үзәге хезмәткәре Илдар Фазуллин «Жилсервис» идарәсе компаниясе хезмәткәрләренә һәм җитәкчесе Руслан Гәрәйшинга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлавын җиткерә:

— Мин Солтангалиев урамында «Жилсервис» идарәсе компаниясенә караган йортта торам. Кышкы чорда иртән иртүк кар чистартылган, бөтен җир ялт иткән була. Җәй көнне «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт ясалды, бөтен җир матурланды. Руслан Гәрәйшин һәм йорт өчен җаваплы хезмәткәрләр белән еш очрашабыз. Алар һәрберсе эшен намус белән башкара. Мин аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, мөнәсәбәтләребез алда да шундый дустанә калуын, барысына да гаилә бәхете, сәгадәт, хезмәт уңышлары телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев