Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уңыш нигезе – кадрлар

Азнакай технологик транспорт идарәсе 2011 елда "Татспецтранспорт" идарә итү компаниясе" ҖЧҖ бүлекчәләре арасында узган "Иң яхшы транспорт предприятиесе" конкурсында өченче урынны яулаган. Әлеге хәбәрне ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышта идарәнең башкарма директоры Александр Попов җиткерде. Көчле конкуренциягә һәм финанс кризисы шаукымына карамастан, коллектив елны барлык техник-икътисади күрсәткечләрне арттырып үтәп тәмамлаган....

Азнакай технологик транспорт идарәсе 2011 елда "Татспецтранспорт" идарә итү компаниясе" ҖЧҖ бүлекчәләре арасында узган "Иң яхшы транспорт предприятиесе" конкурсында өченче урынны яулаган.

Әлеге хәбәрне ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышта идарәнең башкарма директоры Александр Попов җиткерде. Көчле конкуренциягә һәм финанс кризисы шаукымына карамастан, коллектив елны барлык техник-икътисади күрсәткечләрне арттырып үтәп тәмамлаган. Бу исә техникага капиталь ремонт үткәрүгә, социаль-көнкүреш шартларны яхшыртуга мөмкинлек биргән. 2011 елда транспорт базасының яңартыла башлавы да куанычлы хәл, чөнки техниканың уртача "яше" 12 елдан артып китә. Вакытында профилактик хезмәт күрсәтеп, диагностика һәм ремонт үткәреп, Александр Петрович коллектив алдына булган техниканы саклау бурычын куйды.

Идарәдә кадрлар әзерләүгә аеруча караш. Узган ел 1181 хезмәткәр квалифакациясен күтәргән, катнаш һөнәр үзләштергән. Бу хезмәт хакында да уңай чагылыш тапкан.

Елны производствода бәхетсезлек очракларсыз төгәлләү шулай ук хезмәт шартларын яхшырту, производство культурасын үстерү һәм куркынычсызлык таләпләрен тәэмин итү буенча күп кенә чаралар башкарылуы турында сөйли.

А.Попов коллективның эштә генә түгел, спортта да, сәнгатьтә дә сынатмауларын билгеләп үтте. 2011 елда 2 нче автоколонна шоферы Рузалин Сәлимов идарә итү компаниясе буенча "Иң яхшы яшь шофер" исеменә лаек булган. Идарә итү компаниясе командасы составында Ильмира Гыйздәтова һәм Ирина Князева волейбол буенча "Татнефть" ААҖ ярышында 1 нче урынга чыккан. 5 нче автоколонна начальнигы Илдар Харисов җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында ветераннар арасында алтын медаль яулаган. Азнакай районының 80 еллыгына багышланган смотр-конкурсында сәнәгать предприятиеләре арасында "Азнакай УТТ" ҖЧҖ икенче урынны алган.

-Уңышларның нигезе - кадрларда. Әгәр дә эш күләмен тәэмин итә алсак, хезмәткәрләр саны кыскартылмаячак, ә артачак кына. Моның өчен читтән заказчылар җәлеп итәргә, өстәмә эш төрләре эзләргә һәм һәрберебезгә тырышып эшләргә, клиентлар белән яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк, - диде Александр Петрович.

Җәмгыятьнең профсоюз комитеты рәисе Атлас Ганиев 2011 елда коллектив килешү бурычларының үтәлеше белән таныштырды.

Исәп-хисап җыелышында район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева, "Татспецтранспорт" идарә итү компаниясе" ҖЧҖ директорының беренче урынбасары Наил Закирҗанов, төп заказчы - "Азнакайнефть" идарәсеннән ЦИТС начальнигы Рәфис Якупов катнашты. Алар коллективны елны уңышлы тәмамлаулары белән котлап, һәрчак алдынгы булуларын теләделәр.

Тагын бер куанычлы хәбәр - шушы көннәрдә А.П.Поповка «РФ Энергетика министрлыгының мактаулы нефтьчесе» дигән исем бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев