Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучының мәдәни көндәлеге

Бу уку елында Татарстан Республикасында "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-агарту проекты гамәлдә булды. Ел дәвамында 1-4 сыйныф укучылары класслары һәм әти-әниләре белән берлектә мәдәният учреждениеләрендә булып, үз кичерешләрен көндәлекләренә язып бардылар. Укучылар көндәлекләрен матур итеп бизәделәр, музей, театр, китапханәләргә йөрүләре, укылган китаплары турында кичерешләрен язып бардылар, фотосурәтләр урнаштырдылар. Проектларның үтәлешендә мәдәният...

Бу уку елында Татарстан Республикасында "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-агарту проекты гамәлдә булды. Ел дәвамында 1-4 сыйныф укучылары класслары һәм әти-әниләре белән берлектә мәдәният учреждениеләрендә булып, үз кичерешләрен көндәлекләренә язып бардылар. Укучылар көндәлекләрен матур итеп бизәделәр, музей, театр, китапханәләргә йөрүләре, укылган китаплары турында кичерешләрен язып бардылар, фотосурәтләр урнаштырдылар. Проектларның үтәлешендә мәдәният учреждениесе хезмәткәрләренең генә түгел, ә бәлки сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләрнең дә тырышлыгы зур булды. Бердәм булып, бергәләп эшләү үсеп килүче яшь буынның мәдәниятле булып үсүендә зур әһәмияткә ия. Эш җимешләре дә бик күркәм: шәһәр һәм авыл мәктәпләренең 57 эше финалга чыкты. "Мәктәп укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге" номинациясенең икенче турына йомгак ясалды. Шулай итеп, Әмир Динмөхәммәтов (9 нчы мәктәпнең 1 сыйныф укучысы), Самира Кәлимуллина (5 нче мәктәп, 2 сыйныф), Арина Лобанова (6 нчы мәктәп 3нче сыйныф), Диләрә Гайнаншина (9нчы мәктәп, 4 сыйныф) проектның иң актив катнашучылары булдылар. Җиңүче укучылар Казан шәһәренә чакырылдылар. Анда аларны күңелле чара һәм тантаналы рәвештә бүләкләү көтелә. Сүземне йомгаклап: "Китап укыгыз, камилләшегез һәм мәдәниятле булыгыз!" дип телисе килә.

Дилә ШӘРИПОВА, үзәк китапханә директорының балалар белән эшләүче урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укучының мәдәни көндәлеге