Тәрҗемә – үзенчәлекле иҗат ул
Солтангирова Резида Хәбиб кызын 55 яшьлек юбилее белән тәбриклибез!
Газетаны дөнья йөзенә чыгаруда хезмәт куючыларның үзләре турында аның битләрендә бик сирәк языла. Истәлекле вакыйга алдыннан без бу бушлыкны тулыландырырга, шушы көннәрдә гомер бәйрәмен каршыларга әзерләнгән коллегабыз белән газета укучыларыбызны да таныштырып китәргә булдык.
Резида Хәбиб кызы Солтангирова шактый еллар инде “Маяк” газетасының дубляж бүлеге мөхәррире булып эшли. Бу вазифаның гаять үзенчәлекле булуын әйтергә кирәк, чөнки күпләр яратып укый торган район газетасын рус теленә тәрҗемә итү ул тирән белем, зур төгәллек сорый. Авторның үзенә генә хас язу алымын саклап, эчтәлеккә хилафлык китермичә татар телендәге язманы русча бәян итү аерым осталык таләп итә. Менә шушы җаваплы эшне Резида Хәбиб кызы инде 15 ел башкарып, хезмәтенә тугрылык саклап килә.
Ә бит ул редакциягә очраклы гына килеп керә. Аңа мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы урыны билгеләнгән була, уку елы тәмамланып, урын бушавын көткән чагы була. Әнә шулай редакциягә вакытлыча гына алынган хезмәткәр, баш мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары Фәния Фәсхи кызы Хөснетдинованың тәҗрибә мәктәбен үтеп, аның ярдәме белән биредә төпләнеп кала.
Берчак шулай, “Азнакай” энциклопедиясе тупланганда, Резида Хәбиб кызы редакциягә берничә фотосурәт, “Маяк” газетасы битләреннән тупланган гаилә архивын алып килде. Без бу фотоларда ул үзедер дип уйладык, алай дисәң, 70 нче еллар модасы белән тегелгән пинҗәк якасында бик күп Мактау билгеләре, совет чоры медальләре балкый. Карашы да бераз кырысрак күренә. Баксаң, фотода аның әнисе – районның ул чактагы бик мактаулы товар белгече Гөлсинә ханым Шиһапова икән. Аңа да эшенә җаваплылык, төгәллек сыйфатлары нәкъ менә әнисеннән күчкән булуын аңладык.
Кечкенә Резидага бик иртәли өелә шул бу җаваплылык: һәр нәрсәгә кытлык булган ул чорларда әнисе район өчен товар юллап берничә көннәргә башкалага чыгып китә. Өйдәге бөтен эш, энесен карау Резида җилкәсенә кала.
Мәктәптә укыганда тырышлыгы, үҗәтлеге белән аерылып торган кыз, янып торган, егетләр күзе төшкән сылу булып буй җиткерә. Мәхәббәт тә озак көттерми. Рамиль белән матур гына бөреләнгән дуслык тора-бара олы мәхәббәткә әверелә. Алабуга пединститутының читтән торып уку бүлегенә күчеп, дипломны инде законлы хатын статусында ала ул. Бәхетле гаиләдә беренче бала булып Булат, аннары Алина, соңрак Салават дөньяга килә. Алинага да, әнисе кебек үк еш кына энесе Салаватны карарга, аңа тәрбияче булырга туры килә.
Яшь гаиләнең Рамиль эшләгән предприятие биргән аерым яңа йортка күчкән көннәре бәхетле вакыйгаларның янә берсе була. Сүз дә юк, бер яктан куаныч булса, икенче яклап ул шактый гына мәшәкатьләр дә өсти. Хәзер генә ул Мәнәвез бөтен уңайлыклар тудырылган торак пункты, ә ул чакларда... Аягыннан биек үкчә төшмәгән, чандыр гәүдәле яшь ханымның җилкәсеннән көянтә төшми, чөнки суны бик ерактан – берничә урам аркылы урнашкан коедан ташыйсы. Ихатада сыер да асрыйлар, ни дисәң дә балаларга үзең сауган җылы сөт эчертү файдалы дип саный алар. Әле газга ялганмаган йортны утын ягып җылытасы. Аны да үзләре әзерли, яра, ташый. Балаларның кайсын мәктәпкә, кайсын бакчага илтәсе, ирен ерак командировкага җыендырып озатасы...
Шулай итеп бер-бер артлы еллар үтә тора. Балалар да үсеп, барысы да белгечлек ала. Зурларының инде үз гаиләләре, өч оныкның әбисе хәзер Резидабыз. Кызганычка каршы, ире Рамильнең генә гомере кыска булды, аңа балаларының бәхетен, уңышларын күрергә насыйп итмәде язмыш.
Шушы еллар эчендә үзенең төгәллеге, гадилеге, ихласлыгы, ярдәмчеллеге белән Резида Хәбиб кызы коллегаларының олы хөрмәтен казанды. Ул төпле киңәшче дә, авыр минутларда хәлеңне белешә, булдыра алганча ярдәм кулы сузарга тырыша. Ә инде вазифасына җаваплы карашы, һәр сүзне йөрәге аша үткәрүе барыбызга олы үрнәк булып тора. Озак еллар намуслы, фидакарь хезмәте өчен Резида Солтангирова район башлыгының, “Татмедиа” АҖнең Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
“Татмедиа” АҖ филиалы – “Маяк” газетасы редакциясе коллективы хөрмәтле коллегабыз Солтангирова Резида Хәбиб кызын 55 яшьлек юбилее белән тәбриклибез! Без аңа тормышының бары тик шатлык-сөенечләрдән генә торуын, башкарган хезмәтенең рухи канәгатьләнү бирүен, ә инде якыннарының уңышлары белән сөендереп яшәүләрен, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез! Күңелеңдә йөрткән барлык хыялларың чынга ашсын, хөрмәтле коллегабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев