Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТОСлар тормышы

Азнакайның Яшьләр үзәгенә өлкәннәр җыелды

Шәһәребезнең 12 нче ТОС җитәкчесе Гөлфия Абдуллина шул җирлектә яшәүчеләр белән чираттагы очрашуны капиталь ремонттан соң бөтенләй яңа тормыш белән яшәгән «Тау» Яшьләр үзәгендә үткәрергә булган. Анда беренче тапкыр аяк баскан өлкәннәрнең хис-кичерешләренә чикләр булмады.

–Яшьлегебез үткән бу иске бинаны шундый да затлы, заманча, уңайлы, якты, җылы итүгә никадәр акча, эшне оештыру осталыгы кирәк булгандыр! – дип тел шартлатты алар. –Республика, район җитәкчеләренә кат-кат рәхмәт әйтмәле!

«Бер күрешү үзе бер гомер» дип исемләгән бу очрашу  үзәк директоры Миләүшә Мингазованың шулай мавыктыргыч экскурсиясе белән башланды. Ул арада биредәге кафе осталары табын өстәле дә өлгертте. Зифа абыйстайның вәгазьләрен тыңлаганнан соң барысы бергәләп ил-көннәргә иминлек, яу кырындагы солдатларыбызга исәнлек-саулык, җиңеп кайтуларын теләп дога кылдылар. Әйе, бүген барыбызның да телен дә дә, уенда да – алар. Район Советының оештыру бүлеге мөдире, хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева хәрби операциядә катнашучыларга оештырылган ярдәм хакында сөйләп, биредә утыручы төрле яшьтәге (арада 92 яшьләрен тутырган Бәрия,  Хәкимә апалар да бар) ханымнарның зур өлеш кертүен әйтеп рәхмәт сүзләрен җиткерде. 12 нче ТОС җитәкчесе Гөлфия Абдуллина, хакимиятнең юридик бүлек җитәкчесе, ТОСлар белән тыгыз элемтәдә торган Зәйтүнә Габитова территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең эшчәнлеге белән таныштырдылар.

–Шәһәребездәге 13, Актүбә бистәсендәге янә 4 ТОС – барысы да район җитәкчелеге белән халык арасында ныклы күпер булып, аларның рәисләре икеараны тыгыз элемтәдә тота, – диде Зәйтүнә Сирень кызы. – Иҗтимагый эшчәнлек алып барсалар да, алар халыкның уртак һәм шәхси проблемаларын хәл итүдә зур оперативлык, тынгысызлык  күрсәтәләр, тормыш-көнкүрешне тагын да яхшыртуда үзләреннән җитди өлеш кертәләр.

ТОС җитәкчесе Гөлфия Ләбиб кызы өлкәннәрне бәйрәм, туган көннәре белән котлады, иң активларны билгеләп үтте.

Истәлекләре, яңалыклары белән уртаклашып, рәхәтләнеп аралашып утырды очрашу кунаклары. Аңа тагын да ямь өстәп гимназия укучылары  Амалия белән Камилә бик оста биюләр башкарды.   

Шундый матур бәйрәм оештырып онытылмас мизгелләр бүләк иткән җитәкчеләргә, иганәче Рамиль Биккеновка рәхмәт сүзләре, хөрмәт хисләре белдерелде. Әйе, бер күрешү – үзе бер гомер. Өлкән яшьтәгеләр өчен бигрәк тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев