Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр прокуратурасы хәбәр итә. Ана капиталын рәсмиләштергәндә балалар хокукы бозылган

Азнакай шәһәр прокуратурасы ана капиталын бирү һәм аны файдалану закончалыкларын тикшерде. 2015 елның март аенда Азнакай районында яшәүче икенче баласы тугач, ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты ала. Ана капиталы торак алу өчен кредит бурычын һәм процентларын түләүгә тотыла. Закон нигезендә, ана (гаилә) капиталын, яки аның бер өлешен кулланып алынган (төзелгән,...

Азнакай шәһәр прокуратурасы ана капиталын бирү һәм аны файдалану закончалыкларын тикшерде. 2015 елның март аенда Азнакай районында яшәүче икенче баласы тугач, ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты ала. Ана капиталы торак алу өчен кредит бурычын һәм процентларын түләүгә тотыла. Закон нигезендә, ана (гаилә) капиталын, яки аның бер өлешен кулланып алынган (төзелгән, төзекләндерелгән) йорт әти-әни, балаларның (шул исәптән беренче, икенче, өченче...) гомуми милке буларак рәсмиләштерелә. Килешү буенча өлешләрнең күләме күрсәтелә. Әмма бу очракта, торак йорт гомуми милек буларак рәсмиләштерелми һәм балаларның торак шартларын яхшыртуга булган законлы хокуклары бозыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы балигъ булмаган балаларның өлешен һәм милеккә хокукын билгеләү буенча судка дәгъва гаризасы җибәрде һәм ул канәгатьләндерелде.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәһәр прокуратурасы хәбәр итә. Ана капиталын рәсмиләштергәндә балалар хокукы бозылган